Буа мәдрәсәсендә балалар өчен Ислам мәдәнияте буенча “Яшь талантлар” дигән бәйге үткәрелде.
Ул Татарстан Республикасы мөселманнары Диния Нәзарәте, Бөтендөнья татар конгрессы, Буа муниципаль җирле бүлекчәсе, Буа мөхтәсибәте, Буа мәдрәсәсе белән берлектә оештырылды.
Бәйгегә Чүпрәле, Буа, Кайбыч Апас, Тәтеш районнары мәктәпләренең 1-10 сыйныф укучылары чакырылды. Бәйге 4 номинация буенча үткәрелде. “Ислам дине тематикасы буенча иң яхшы хикәя сөйләүче” номинациясендә Чүпрәледән Гүзәл Бахитова, “Ислам дине тематикасы буенча иң яхшы спектакль уйнаучы” дип кабат чүпрәлеләр танылды, аларның “Нәфис” театр студиясенең сәхнә әсәрен барлык тамашачылар үз иттеләр. “Ислам дине тематикасы буенча иң яхшы шигырь сөйләүче” номинациясендә шәһәрнең 5 номерлы мәктәбеннән Илфат Исмәгыйлев җиңү яулады. “Ислам дине тематикасы буенча иң яхшы җыр җырлаучы” дип М.Вахитов исемендәге гимназия укучысы Илсөяр Җамалетдинова исеме аталды. Гран-прины шәһәрнең “Чишмә” балалар бакчасыннан Камилә Зарипова алды.