Авыл җыеннарында халык юлсызлыктан, җәен су бетүдән зарлана

2014 елның 16 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Район җитәкчелеге авыл халкының хәл-әхвәлен белешү, аларның көнкүрешен җиңеләйтү максатында традицион җыеннар уздыра башлады.
Авыл мәдәният йортына җыелган халык алдында узган ел эш нәтиҗәләре турында авыл җирлекләре башлыклары, полициянең участок вәкилләре отчет доклад белән чыгыш ясыйлар. Аннан җирле халык  барлык моң-зарларын район җитәкчелегенә җиткерәләр. Алар башлыча юлсызлыктан, җәен су бетүдән зарлана. Әлбәттә узган ел бу проблемалар өлешчә хәл ителгән.
Ләкин алда башкарасы эшләр дә күп әле.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International