Агымдагы ел башыннан ЮХИДИ инспекторлары исерек килеш руль артына утырган 6 автомобиль йөртүчене тоткарладылар

2014 елның 17 гыйнвары, җомга
Агымдагы ел башыннан ЮХИДИ инспекторлары исерек килеш руль артына утырган 6 автомобиль йөртүчене тоткарладылар.
Аларның барсы да суд карары нигезендә 1,5 елга йөртүче таныклыгыннан мәхрүм ителәчәк.
Моңа өстәп алар 30 мең сум штраф та түләячәк. Район ЮХИДИ бүлекчәсенең административ законнарны башкару буенча өлкән инспекторы Наил Гайнуллин әйтүенчә салмыш килеш транспорт белән идарә итәргә яратучыларның берсе штрафны икеләтә күләмдә түләячәк, ул инспекторларга әлеге гаеп белән ике тапкыр “эләккән”.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International