60 ел бергә тигез гомер кичергән гаилә

2014 елның 20 гыйнвары, дүшәмбе
     Буа муниципаль районының Аксу авыл җирлеге башлыгы Ш.Г. Гатауллин һәм авыл башкарма комитеты сәркәтибе Г.Р. Хамидуллина 2014 елның 18 гыйнварында “Бриллиант” туйларын билгеләп үтүче Абдуллиннар гаиләсен котладылар һәм “Рәхмәт хаты”, бүләкләр тапшырдылар. Назыйф абый белән Әминә апа авылның күркәм кешеләре, ә гаиләләре авылдашлары өчен генә түгел, ә барлык район кешеләре өчен дә  үрнәк булып тора. Юбилярлар итәгәтле, тәрбияле балалар үстергәннәр, ә бүген исә онык һәм оныкчыкларына үз киңәшләрен бирәләр. Яшь буынга мондый авыл гаиләсе зур үрнәк булып тора.Түземлелек, хөрмәт, ярату һәм тугрылык үрнәге!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International