Якташлар кучтәнэче

2014 елның 21 гыйнвары, сишәмбе
Узган шимбәдә картлар һәм инвалидлар очен интернат-йортта яшәучелэрне "Буа якташлыгы" жәмгыяте эгьзалары Яңа ел бәйрәмнэре белэн котларга кайттылар.
Очрашу тантанасын район башкарма комитеты житэкчесе Сәлим Даутов ачып жибәрде.
Ул сузен өлкәннәргэ курсәткән хөрмәтлэре очен якташларга рәхмәт әйтудән башлады.  Шулай ук жирле житәкчеләрнен дә интернат- йортка һәрдаим булышып торуын ассызыклады. Мона мисал итеп узган ел мунчага капиталь ремонт үткәрелүен, э агымдагы елда лифт ясалачагын әйтеп узды.
Ниһаять, сүз мәртәбәле кунакларга бирелде. "Татагропромстрой" жэмгыятенен генераль директоры, "Буа якташлыгы"ның президенты Ирек Закиров беренче чиратта залда утыручы әби-бабайларны сәламләде. Якташлыкнын башка әгъзалары да - "Татплодовощпром", "Татптицепром" концернларынын генераль директорлары Раил Зыятдинов, Марс Алиев, Казан автомәктәплэренең берсен җитәкләүче Шәүкэт Нуриев, журналист Мөбарәк Мусин эби-бабайларга Яна ел котлауларын ирештергэч, бергәләп биредә яшәүче 122 кешегә күчтәнәчләр тутырылган пакетлар тапшырдылар, ә интернат-йортка зур плазма телевизоры, фотоаппарат, урын-җир жыелмалары бирделәр. Әлеге чараны оештыручы, якташлыкның секретаре Эрнст Вәлиев ак яулыклы әбилэргэ уз куллары белэн ясаган тәсбихлар өләште. Ирек Закиров соныннан райондашыбыз Рөстэм Султиевнын да котлауларын ирештерде. Ул үзе чарага кайта алмаса да, өлешсез калмаган, биредә яшәүче инвалидларга 300 мең сумлык медицина жиһазлары кайтарттырган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International