Балалар "кыйбатланды"

2014 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Шушы көннәрдә генә балаларын мәктәпкәчә учреждениеләргә йөртүче ата-аналар айлык түләү кәгазьләре алдылар. Бер балага 3 мең сумга якын түләргә килгән!
Ләкин түләми хәл юк, баланы махсус караучы белән өйдә калдырсаң, аннан да күбрәк түлисең. “Няня” белгеч тә түгел бит әле.
Анысы икенче мәсьәлә, ата-аналары  төп кызыксындырганы – артым  кая юнәлтелә? Мәгълүмати-методик үзәкнең баш белгече Мария Глинкина белдерүенчә, түләү артудан баланың менюсы үзгәрмәячәк. Сүз уңаеннан, тукландыруга тел-теш тидерерлек түгел, ул яшь организмга тиешле норма таләпләренә җавап бирә. Бу сорауны район мәгариф идарәсе начальнигы Илнар Абзаловка да юлладык.
- Бакчаларга бәяләр арту Мәгариф турындагы яңа федераль законга бәйле. Бу документта ата-аналарның чыгымнары баланы мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә тәрбияләүгә киткән чыгымнарның 20 процентыннан артмаска тиешлеге язылмаган. Закон тек закон, без аны хуплыйбызмы без аны хупламыйбызмы, үтәргә туры киләчәк, - диде ул.
Шулай да кайбер ата-аналар, гыйнвардан соң бакча өчен түләүне күтәрә алмаслык йөккә санап, мәктәпкәчә учреждение белән үзләре арасындагы килешүне өзделәр. Хәзергә районда шундый 80 гаилә җыела. Болар нигездә авылларда яшәүчеләр, әбиле-бабайлы кешеләр.
Сүз уңаеннан, бакча өчен түләүнең дөреслеген ата-ана үзе дә тикшерә ала. Моның өчен баланың кайсы көннәрдә “садикка” баруын, кайсы көннәрдә бармавын үзегезгә тамгалап барырга кирәк.  Шәһәрдәге  8 балалар бакчасы икенче категорияле һәм 3есе, ә авыллардагы барлык учреждениеләр – өченче категроияле.
Мисал өчен икенче категорияле бакчада йөрүче  ясле яшендәге (3 тулмаган) бала көн дә  “садикка” китерелсә, айлык түләү 2879 сум булачак. 2445 сумы урын өчен, ә 434 сум туклануга алына. Шул ук категорияле учреждениедә  3тән 7 яшькәчә тулы айлык түләү 2776 сум, шуның 478 сумы – ашау өчен.  Туклануга билгеләнгән сумманы календарьдагы тулы эш көннәре санына бүләргә һәм балагыз бакчага йөргән көннәргә тапкырларга кирәк (434:24=18.08 сум х 20 (мисал өчен бала айга шулкадәр көн бакчага йөргән) = 361,6 сум). Әлеге суммага абонент түләү суммасын кушыгыз һәм менә сезгә айлык түләү бәясе.
Инде хәбәр ителгәнчә, айлык түләүгә кайтарыш бер балалы гаиләгә 20, икелегә – 50, өченчегә һә аннан соңгыларга 70 процент тәшкил итә. Моннан тыш җан башына айлык кереме 20 мең сумнан ким булган гаиләләргә республика казнасыннан да компенсация карала. Киләсе айдан аз тәэмин ителүче категориясенә кергән гаиләләргә балаларын бакчага йөрткән  өчен айга ике квитанция киләчәк, ягъни алар сумманы икегә бүлеп түли алачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International