Чит илгә – тәҗрибә арттырырга

2014 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Татарстанда агропромышленность комплексы яшь белгечләрен халыкара алмашуда катнашуга конкурс оештырыла.
Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Аграр яшьләр берләшмәсе анда катнашуга заявкаларның 2014 елның 1 февраленә кадәр кабул ителүен игълан итәләр. Конкурста чит илдә һөнәри осталыгын күтәрергә, уку һәм аралашу тәҗрибәсе алырга теләгән 18дән 35 яшькәчә, бер елдан ким булмаган стажлы авыл хуҗалыгы оешмалары хезмәткәрләре катнаша ала. Моның өчен https://docs.google.com/forms/ d/IBCG8oVYyK4Jt2Pe03FIAFQrpORDUKY818H7IReXSMo/viewform Аграр яшьләр эшләре сайтында электрон форманы тутырырга кирәк. Конкурсны уздыру урыны һәм вакыты заявкаларны караганнан соң хәбәр ителәчәк.
Белешмәләр өчен телефон: 8(843) 221-75-97.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International