Икенче Спартакиада старт ала

2014 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Бу атна ахырыннан районның оешма-предприятиеләре, учреждениеләре эшчеләре, хезмәткәрләре һәм җитәкчеләре арасында икенче Спартакиада башланып китә.
Ул майның 27сенә кадәр дәвам итәчәк һәм үз эченә 17 спорт төрен алачак. Быел өч яңа бәйге – бозда “Әти, әни һәм мин – спорт гаиләсе”, шорт-трек һәм чаңгыда эстафета да өстәлә. Гомумкоманда нәтиҗәләре буенча  җиңүчеләр 100 мең сум, икенче урынны алучылар 70 мең сум, өченчеләргә 50 мең сум күләмендә акчалата бүләкләр тапшырылачак.
Беренче булып     спортчыларны “Арктика” спорт мәктәбе каршы ала, биредә 25 гыйнвар көнне 14 сәгатьтә “Әти-әни һәм мин – спорт гаиләсе” бәйгесе һәм Спартакиаданы ачу тантанасы була.
26 гыйнварда – биредә үк шорт-трек узышлары оештырыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International