Үзең теләмәсәң, читтән килеп ярдәм итмәячәкләр

2014 елның 24 гыйнвары, җомга
Авыл җирлекләрендә үткән елгы эшкә нәтиҗә ясау, агымдагысына планнар билгеләү, проблемаларны барлау һәм аларны чишү юлларын бергәләп эзләү чоры бүген. Шуңа да андый очрашулар урыннардагы гына түгел, ә район җитәкчелеге, төрле структуралар, ведомстволар вәкилләре катнашында да уза.
Сишәмбе көнгә шундый зур сөйләшү Күшке авыл җирлегендә билгеләнде. Районнан делегация тулы составта һәм билгеләнгән вакытка килеп җитте. Тик ни сәбәпледер әлеге авыл җирлегенә кергән Күшке, Кече Боерган, Иске Мәртле, Татар Биморзасы авыллары халкы гына аз җыелды мәдәният йортына. Көн тәртибендә каралганча, башлап авыл җирлеге башлыгы Илгиз Шәйхаттаров  былтыр булган вакыйгаларны атады, яшәүчеләр, туучылар-үлүчеләр, балалар-өлкәннәр, салымнар-җыемнар һәм башкалар буенча саннар, чагыштырулар китерде. Киләчәккә планнардан каты көнкүреш калдыкларын вакытлыча кую урынын тәртипкә китереп бетерү өчен тирәсенә агачлар утырту, зират коймаларын алыштыру күздә тотыла. Соңгысында халыкның үзенең дә акчалата ярдәм белән катнашуы кирәк. Башлык бер мәртәбә җыелучы үзара салым өчен дәүләттән ярдәм каралуын – бер сумга өч сум өстәлүен әйтте. Шул рәвешле шактый зур сумма тупларга һәм аны авылны төзекләндерү, башка кирәк-ярак өчен тотарга мөмкин. Бу хакта халыкка аңлату эшләре алып бару өчен кешеләр билгеләү, җыемның суммасын, аны кая юнәлтү турында соңрак, күбрәк кеше җыелып сөйләшергә булдылар.
Аннан соң Күшке урта мәктәбе директоры Евгений Бондарев, фельдшерлык-акушерлык пункты мөдире          , вакытлыча  полициянең участок вәкиле вазифааларын башкаручы Александр Кириллов чыгыш ясадылар. Шунысы шатландыра – авылларда тәртип бозган өчен полициядә исәптә торучы балигъ булмаганнар юк, криминоген хәл тыныч.
Отчет җыелышының төп өлеше тәмамлангач  фикер алышуларга, халыкта туган сорауларга җавап бирүгә чират җитте. Олы йортта ни булса, кече йортта шул бар – проблемалардан күшкелеләр дә азат түгел икән.  Халкы гына пассив. Ярый әле күпчелекне борчыган сорауларны Николай Нестеров “үз өстенә“ алды. Аны халыкны үз авылларында эшле итү, Күшкедә балалар бакчасы ачу, авылны икегә бүлеп торучы тирән чокыр аша ничек тә булса күпер салу,  яшәүчеләр көче белән часовня торгызу, Казан-Ульяновск трассасында тукталыш павильоны урнаштыру проблемалары борчый. Муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов  аларны хәл итү өчен иң элек халыкның үзенең моңа омтылырга тиешлеген әйтте.
-Эш урыннары булдыру мәсьәләсен генә алыйк. Монда, мәсәлән,  гаилә фермалары төзү ярдәмгә килер иде.  Ә алар сездә берәү дә юк. Ни өчен?  Республикада бит төрле өлкәләрдә эшләүчеләргә, яңа эш башлаучыларга ярдәм итүгә юнәлтелгән 25 төрле программа бар, грантлар гамәлдә.  Сез аларның берсеннән дә диярлек файдаланмыйсыз. Халык үзе теләмәгәч, тормыш-көнкүрешен яхшыртырту өчен бармакка бармак сукмагач, читтән килеп кем ярдәм итсен? Районыбызда гына да үрнәк алырлык авыллар күп. Сорашыгыз, танышыгыз,- диде ул. Балалар бакчасы ачуга килгәндә, иң элек анда тәгаен йөриячәк балалар исемлеген барларга, бина табарга кушты. Монда да, тукталыш павильоны, часовня, күпер       мәсьәләләре буенча да хәлдән килгәнчә булышырга ышандырды. Халыкның үзеннән дә активлык көтүен әйтте.   
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International