Салонда балалар икән, җаваплылык – зуррак

2014 елның 24 гыйнвары, җомга
Балалар алып баручы автобусның һәлакәткә очравының иң зур вакыйгасы Татарстанда, узган елның ноябрь башында булды. Шикле репутацияле йөртүче идарә иткән транспорт, әйләнеп капланып, анда бер укытучының гомере өзелде. 1 гыйнвардан исә балалар төркемен автобусларда ташуның аерым кагыйдәләре гамәлгә керде.
Хәзер бу төшенчә астында сигез яки аннан күбрәк баланы маршрут транспорт чарасына карамаган автобуста алып бару күздә тотыла.
Автобуста  “Балалар ташу” махсус билгесе булырга тиеш. Балаларны автобуста оешкан төстә ташу кагыйдәләрендә  аның йөртүчесенә карата аерым таләпләр куела. Ул “Д” категорияле транспорт чарасы йөртүчесе сыйфатында 1 елдан да ким булмаган өзлексез стажлы һәм “чиста” репутацияле – соңгы елда “права”сыннан мәхрүм итү рәвешенә административ җәзага тартылмаган яки юл хәрәкәте өлкәсендә административ хокук бозу өчен сак астына алынмаган  булырга тиеш.
Шулай ук кагыйдәдә вак-төяк тоелган яклар да уйланылган: әйтик, балалар 3 сәгатьтән күбрәк юлда булсалар, автобуста азык-төлек җыелмасы запасы булырга тиеш. Ә 7 яше тулмаганнарны, юлда булу вакыты 4 сәгатьтән артып китсә, бөтенләй сәфәргә алмаска кирәк. Ә тәүлекнең төнге вакытында – 23 сәгатьтән иртәнге 6га кадәр балаларны тимер юл вокзалына, аэропортка,  илтү, юлда тоткарланганда сәфәрне төгәлләү генә рөхсәт ителә.  Моннан тыш балаларны шәһәрара маршрутта оештырылган транспорт колоннасы белән 3 сәгатьтән күбрәк вакыт алып барганда аларны озата баручы медицина хезмәткәре дә билгеләнергә тиеш.
Кагыйдәнең 3 пункты буенча исә автобусларга таләпләр куела – ул чыгарылган елыннан соң 10 елдан күп булмаган вакыт эксплуатацияләнгән, пассажир ташуга таләпләренә җавап бирерлек, тахограф һәм ГЛОНАСС яки ГЛОНАСС/GPS  спутник навигациясе аппаратурасы белән җиһазланган булырга тиеш.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International