Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Буа муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
БУА РАЙОНЫ ҺӘМ БУА ШӘҺӘРЕ ТАРИХЫ
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Яшь гаиләләргә торак
"Якты Алан" торак комплексы
Районның инвестиция паспорты
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары
Район тормышы
Кире элемтә
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Илкүләм проектлар
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Электрон хезмәтләр
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль (күзәтчелек)
Статистик мәгълүмат
Бюджет
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәш
Буа муниципаль районы комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Халык дружиналары
Инициатив бюджетлаштыру
Буа муниципаль районының иҗтимагый советы
Ситуацион үзәк
«Сугыш хатын–кыз йөзе түгел»
Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман
Муниципаль-хосусый партнерлык
«Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет – кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Элемтәгә чыгу өчен мәгълүмат
Законнар һәм нигезләмәләр
Мөрәҗәгатьләрнең, гаризаларның билгеләнгән рәвешләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм
Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының социаль өлкә инновацияләре үзәге
Татарстан Республикасы коммерциягә карамаган оешмалар порталы
«Матбугат хезмәте»
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Элемтәләр
"Байрак" ("Знамя, Ялав") газетасы
Документлар
Прокурор җавабы актлары
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ КОНСТИТУЦИЯСЕ
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Статуслы документлар
Документлар проектлары
Буа муниципаль районы Советы карарлары
Буа муниципаль районы башлыгының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Буа муниципаль районы Башкарма комитетының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Халык өчен мәгълүмат
Илкүләм террорчылыкка каршы комитет хәбәрчесе
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Норматив-хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза
Шәһәр төзелеше
Муниципаль районнар
Буа муниципаль районы
2015 елдан пенсия системасын үзгәртү планлаштырыла.
2014 елның 27 гыйнвары, дүшәмбе
Киләсе елдан кертеләчәк үзгәрешләр нидән гыйбарәт соң?
Беренчедән, яңа закон буенча пенсия яңача - балл системасы буенча исәпләнәчәк. Бүгенге көндә аның ни рәвешле формалашуы адәм аңларлык түгел икәнне түрәләр үзләре дә таный. Киләчәктә исә һәркем пенсиясен үзе дә санап чыгара алачак дип вәгъдә итәләр.
Яңа закон проектының авторлары сүзләренчә, хәзерге системада гаделсезлекләр күп. Әйтик, бүгенге көндә гомер буе эшләгән һәм бөтенләй эшләмәгән кешеләрнең пенсиясе бер үк дәрәҗәдә диярлек. Чөнки аның күләме, нигездә, эш урыннарыннан пенсия фондына күчерелеп барыла торган кертем күләменә бәйле. Ә кешенең стажы аның лаеклы ялда алачак акчасына йогынты ясамый диярлек.
Киләсе елдан тормышка ашырыла башлаячак система гражданнарны мөмкин кадәр соңрак пенсиягә чыгарга этәрергә тиеш. Яңа тәртипләр буенча лаеклы ял яшенә җитеп тә пенсия алырга мөрәҗәгать итмәүчеләрнең пенсиясен исәпләүдә югарырак коэффициентлар кулланылачак, димәк, аның күләме дә зуррак булачак.
Тагын бер үзгәреш эшләү стажына бәйле. Хәзер пенсия алу өчен 5 ел эшләү җитә. Ә яңа федераль закон проекты буенча 2015 елдан пенсиягә чыгарга хокук бирә торган стажның күләме ел саен бер елга артып барачак. Һәм 2025 елда ул пенсиягә чыгучылар өчен 15 елдан да ким булмаска тиеш. Аурупа илләренең барысында да дәүләттән пенсия алу өчен, ким дигәндә, 20 ел эшләргә кирәк бит диләр закон төзүчеләр.
Дәүләтнекендә калдырыргамы, шәхси фондка күчерергәме?
Узган елны дәүләтнеке булмаган пенсия фонды хезмәткәрләре халыкны үз пенсия тупланмаларын дәүләт карамыгыннан шәхси “кулларга” күчерергә үгетләп йөрде. Имеш, 2014 елдан сайлау мөмкинлеге бетә – дәүләт фондында калучылар исә пенсиядән, гомумән, коры калулары бар, дип сөйләде алар.
Чынлыкта исә, үз тупланмаларын дәүләт идарәсенә калдырыргамы, әллә шәхси фондларга ышанып тапшырыргамы икәнне хәл итү өчен әле 2 ел вакыт бар. Билгеле булганча, 1967нче елгы һәм аннан яшьрәк кешеләрнең пенсияләре ике өлештән тора: 10 проценты – иминият өлеше, ә 6 проценты – тупланма өлеш. Алга таба үз пенсия җыелмаларын дәүләт карамагында калдырганнар тупланма өлештән гомумән баш тартып, 6 процентны да иминият өлешенә күчерә дигән сүз. Дәүләт исә бу очракта пенсиянең 10 процентын индексацияли, ә 6 процентын – юк.
Барысын да бүгенгечә калдыру өчен исә тупланма өлешне дәүләтнеке булмаган пенсия фондына яки идарәче компаниягә күчерергә кирәк. Тупланма өлешне шәхси “кулларга” тапшырырга уйлаган кеше шуңа игътибар итәргә тиеш - бу оешмаларга күпме кеше үз пенсия җыелмаларын күчергән – бу сан күбрәк булган саен ышанычлырак. Икенче шарт - ул оешма үзең яшәгән төбәктә булуы яхшырак.
Әмма пенсия җыелмаларын дәүләттә калдыру яхшыракмы, әллә шәхси фондка тапшыру отышлыракмы икәнне гади кешегә аңлау авыр. Пенсия фонды белгечләре шулай ук моны анык итеп аңлатып бирә алмый. Кешеләр үз ниятен 2015 елның 31 декабренә кадәр белдерергә тиеш дип кенә искәртә алар.
Оценить материал и/или оставить мнение
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
апрель, 2026 ел
«Президент академиясенең Халыкара җәйге кампусы» XIV мәгариф форумында Татарстан делегациясенә гариза бирү кампаниясе башланды
Татарстан Республикасы делегацияне «Президент академиясенең Халыкара җәйге кампусы» XIV мәгариф форумына төзи башлый, ул 15 июльдән 21 июльгә кадәр «Зөя калкулыклары» бөтенсезон шәһәр-курортында узачак. Заявкалар кампаниясе башланды инде: республиканың югары уку йортлары студентлары сайтта гариза бирә ала https://atmrt.ru/campus 2026 елның 24 маена кадәр.
Татарстанда «Иң яхшы хат язу дәресе» конкурсына эшләр кабул итү дәвам итә
Ел саен үткәрелә торган эпистоляр осталык конкурсын Россия почтасы Мәскәү дәүләт университеты белән берлектә үткәрә.
2026 елның 20 апреленә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның оператив көндәлек фаразы
Болытлы. Яңгыр, урыны белән көчле. Төнлә һәм иртән урыны белән томан.
19
апрель, 2026 ел
2026 елның 20 апреленә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның оператив көндәлек фаразы
Болытлы. Яңгыр, урыны белән көчле. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Җил төньяк-көнчыгыштан, көньяк-көнчыгышка күчеп, секундына 6-11 м, урыны белән тизлеге 14 м/с ка кадәр җитә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз