"Сәламәтлек" спартакиадасы башланып китте

2014 елның 28 гыйнвары, сишәмбе
Үткән шимбәдә район оешма-предприятиеләре, учреждениеләре хезмәткәрләре һәм җитәкчеләре арасында икенче спартакиада башланды.
Аны тантаналы ачу һәм беренче бәйгеләр “Арктика“ спорт мәктәбендә узды.
Әллә командалар тупланып өлгермәде, әллә боз куркытты – “Әти, әни һәм мин – спорт гаиләсе” ярышында катнашучылар күп түгел иде. Шикәр заводыннан Хәйретдиновлар, район хакимияте һәм пенсия фонды идарәсе өчен чыгыш ясаучы Әһлиуллиннар, Адав-Толымбайдан Вәлиуллиннар, 1 номерлы мәктәптән Хәлиловлар, ЗУЭСтан Шәрәфиевләр, “Буа газы”ннан Хәертдиновлар, 5номерлы мәктәп өчен килгән Кузьминнар, район эчке эшләр бүлегеннән Сәлаховлар, район мәгариф идарәсеннән Каюмовлар, халыкны социаль яклау идарәсе данын яклаучы Айзатуллиннар, район мәдәният идарәсеннән Шәриповлар – менә алар иң кыю гаиләләр. Спартакиадага “юл яручыларга“ һәм аларга көч бирергә килгән командалар вәкилләренә район башкарма комитеты җитәкчесе Сәлим Даутов, боз сарае директоры Римма  Абдуллина, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Линар Вәлиуллин рәхмәтләрен җиткереп, уңышлар теләгәннән соң бәйгегә старт бирелде. Ике эстафетада җиңүне тизлек һәм дистанцияне хаталарсыз үтү хәл итсә, өченчесендә кечкенә тупны “оя“га салу да очколар өстәде. Бу көнне  Шәрәфиевләр иң җитезләре булдылар. Аннан пъедесталга Хәйретдиновлар күтәрелделәр, икенчегә – шикәр заводыннан, өченчегә  – “Буа газы”ннан. Җиңүчеләргә Мактау грамоталары һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.                       Якшәмбе көнне командалар тагын “Арктика”га җыелдылар. Бу юлы һәрберсеннән берәр ир-егет һәм хатын-кыз үзләрен шорт-тректа, ягъни хоккей тартмасы әйләнәсе буенча узышта сынадылар. Ир-атлардан 5 “түгәрәкне”  Буа электр челтәрләреннән Сергей Ятокин иң тиз шуып узды. Икенчелекне Адав-Толымбайдан Евгений Тихонов алды. Өченче урында – ЗУЭСтан Олег Игошин. Гүзәл затлар өчен дистанция 2 әйләнешле иде. Анда Адав-Толымбайдан  Александра Струковага тиңнәр будмады.  Шикәр заводыннан Гөлсирә Хәйретдинова һәм ЗУЭСтан Миләүшә Шәрәфиева бүген дә, үзләренең тимераяк белән дус булуларын раслап, икенче-өченче нәтиҗә күрсәттеләр.
- Гаиләбез белән җае чыккан саен бозга чыгабыз. Ирем Фәрит озак еллар шикәр заводының хоккей командасында уйнады. Әле тагын чаңгыда шуарга да яратабыз. Ул ярышта да катнашачакбыз ,- ди   Гөлсирә Хәйретдинова.
Гомумкоманда нәтиҗәләре буенча шорт-тректа призлы урыннарны Адав-Толымбай, ЗУЭС һәм шикәр заводы спортчылары яуладылар. Ике ярыштын соң лидерлык ЗУЭС кулында. Икенче урында шикәр заводы, өченчедә? командалары.
Алда командаларны әле тагын 15 төрдә көч, җитезлек сынау – чаңгыда узышлар һәм эстафета, йөзү, волейбол, өстәл теннисы, бадминтон, гер спорты, милли көрәш, шашка, шахмат, армрестлинг, җиңел атлетика, мини-футбол, “Әти, әни һәм мин – спорт гаиләсе“, ату  буенча ярышлар көтә. Көрәш былтыргы кебек киеренке булырга охшаган. Линар Вәлиуллин әйтүенчә, бүгенге көнгә спартакиадада катнашырга ??? команда гариза биргән, аларны кабул итү дәвам итә. Барлык төрләр буенча иң көчле командаларны саллы  – 100 мең, 70 мең һәм 50 мең сум күләмендә акчалата бүләкләр көтә. Катнашыгыз һәм җиңегез.
Киләсе ярышлар  – чаңгыда узышлар һәм эстафета  1һәм 2 февральгә планлаштырылган. Һава температурасы 20 градустан түбән булса, алар йөзү белән алыштырылачак.   
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International