Мәскәү профессоры районның авыл хуҗалыгы тармагы җитәкчеләре белән очрашты.

2014 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе
Буага Мәскәүдән профессор, биология фәннәре докторы Ли Виталий Денхакович килде.
Ул “Дружба” агрофирмасындагы эшләрнең барышы белән танышты. Сүз терлекчелектә яңа технологияләр, яшь бозауларны дөрес үстерүнең, нәсел арттыруның яңа ысулларын куллану турында барды. Аннан барысы да Мөкерле товарлыклы-сөтчелек фермасында булдылар. Соңыннан киңәшмә мәдәният йортында дәвам итте. Анда муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов та чыгыш ясады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International