Исерек йөртүчеләр юкмы, без юлыкмадыкмы

2014 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе
“Татмедиа” ачык акционерлык җәмгыяте заданиесе буенча район ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре белән ике тапкыр исерек йөртүчеләр ауларга чыктык.
Беренчесе – шәһәр урамнары буйлап. Сыртында “ДПС” язулы  “Фиат” автомобиле “Орион” кибете каршында   урнашты. Юл-патруль хезмәтчелеге өлкән инспекторы Александр Маляшов һәм хәрәкәтне оештыру буенча юл инспекторы вазифаларын башкаручы Семен Власов һәр узгынчы автомобильне туктаттылар. Егетләр тәҗрибәле руль артында утыручының  аекмы-түгелме икәнен бер караштан чамалап алалар. Бу көнне исерек йөртүчеләр эләкмәде. Ә “кәефле” пассажирларның берсе иминлек каешын  каптырмаган өчен штраф түләргә мәҗбүр ителде. Йөртүчеләр дә бу яктан “чиста” түгел шәһәр буйлап каешсыз гына йөриләр. Шундыйлар барлыгы сигез кеше җыелды. Барысына да штраф салынды.
Киләсе рейдта авылларны иңләдек. ЮХИДИ экипажы һәм редакция машинасы иртәнге алтыдан юлга кузгалдык. Кырык Садак  һәм Янтуган авыллары тыкрыгында тагын бер иминлек каешы эләктермәгән килеш баручыны тоткарладык. Урамда минус 30 градустан да түбән температура тора. Автомобильләр сирәк йөри. Шунда игътибарыбызны ак “Нива” җәлеп итте – шикләндереп, тыкрыкка берничә йөз метр кала озак басып торды. ЮХИДИ инспекторлары йөртүченең барысы да тәртиптәме икәнен тикшерделәр. Сәбәп табылмады.
Ә без Боерган авылы юнәлешендә киттек. Аннан – Шәмәккә. Соңгы авылны узып, Әлшигә табан барганда “права”сыз килеш “Шевроле-Нива”га утырган йөртүчене тоткарладык. Сабырсыз ир-ат автомәктәпне тәмамлаган, әмма йөртүче таныклыгы алырга өлгермәгән булган.  Хәзер зур күләмдә штраф түләячәк.
Кызганычка каршымы, сөенечкәме, рейдларда исерек йөртүчеләргә юлыкмадык. Әллә халыкны зур штрафлар куркыта, әллә суыклар, әллә барысы да тәртипкә утырганнар?!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International