Киләсе айдан пенсияләр 6,5 процентка индексацияләнәчәк.

2014 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Артым, беренче чиратта, хезмәт пенсиясенең страховкалау өлешенә кагыла.

Картлык, инвалидлык, туендыручысын югалту буенча пенсияләр дә ишәеп киләчәк. Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев хәбәр итүенчә, хезмәт пенсиясе 665 сумга, картлык буенча – 691 сумга, инвалидлык пенсиясе – 431 сумга, туендыручысын югалтканнарныкы 430 сумга үстереләчәк.
Пенсияне киләсе арттыру апрельдә көтелә. Август аенда исә эшләп йөрүче пенсионерларның пенсиясе арттырылачак.  Сүз уңаеннан, бүгенге көнгә Россиядә уртача пенсия  10,7 мең сум тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International