Яшь хоккейчылар финалда

2014 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Үткән атна ахырында “Арктика“ спорт мәктәбендә 1999-2000 елларда туган ир балалар арасында  “Алтын алка“ клубы призларына ярышларның зона турниры узды.
Бәйгегә Югары Ослан, Кама Тамагы, Кайбыч, Чүпрәле, Тәтеш хоккейчылары да килделәр. Һәр команда өчәр уенда көч сынады. Буалылар көндәшләренә бер шанс та калдырмадылар – Югары Ослан командасын 14:0, Кама Тамагын 16:0, финалда кайбычлыларны 11:0 исәбе белән оттылар.
11 февральдә буалылар Азнакайга финал уеннарына юл алачаклар. 2010 елда республика буенча өченче урын алган яшь хоккейчылардан яңа җиңүләр көтәбез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International