Ерак юлга чыгудан тоткаларланыгыз

2014 елның 31 гыйнвары, җомга
Татарстан дәүләт автоинспекциясе республикада салкын һава торышы урнашу сәбәпле, автомобильләрдә ерак юлга чыгудан тоткаларланырга киңәш итә.
Ә шундый шартларда автомобильне эксплуатацияләргә туры килсә, көрәк, тросс, аккумуляторны тукландыру өчен үткәргечләр, җылы киемнәр кул астында булырга тиеш. Шулай ук ягулыкның, пыяла юдыргыч сыеклыкның җитәрлек хәлдә булуы, запас тәрәзә чистарткычлар һәм шиннарның шипланган булуы сорала.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International