Чыгарылышларны авыл хуҗалыгы вузларында көтәләр

2014 елның 31 гыйнвары, җомга
Әле ноябрь-декабрь айларында гына район, оешма-предприятиеләр җитәкчеләре, мәктәпләр директорлары Казан югары уку йортларында белем алучы студентлар янында булып, аларны районга эшкә кайтырга чакырганнар иде. Ә үткән атнада авыл хуҗалыгы белгечләре әзерләүче вузлар вәкилләре мәктәпләр чыгарылышларын үзләренә укырга чакыру максаты белән очрашуга килделәр.
Ял үзәгендә узган аралашу барышында Казан аграр университеты өлкән укытучысы Илдус Гыйматдинов, Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе өлкән укытучысы Александр Овсянников  уку йортлары белән таныштырдылар. Видео материал аша да укыту алымнары, яшәү шартлары, студентлар тормышы, ирешелгәннәре турында бәян иттеләр.
Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры киңәшчесе, агропромышленность комплексы кадрларын кабат әзерләү институты директоры Николай Якушкин үзенең мәктәптән соң авыл  хуҗалыгы институтына укырга керүенә, алай гына да түгел, аны тәмамлагач аспирантурада калу мөмкинлеге булса да, берничә ел авыл хуҗалыгы җитештерүендә эшләвенә үкенмәвен әйтте.
- Озак еллар министр урынбасары булып эшләү дәверендә колхоздагы әлеге практикам миңа нык ярдәм итте. Кандидатлык, докторлык диссертациясен дә якладым, профессор да булдым. Моның белән шуны әйтергә телим, уңышка, дәрәҗәгә нинди генә һөнәр сайласаң да ирешергә була. Күңел биреп эшләргә генә кирәк. Ә инфраструктурага, яшәү шартларына килгәндә, авыл хәзер шәһәрдән калышмый,  белгечләрнең хезмәт хаклары да начар түгел, алар автомобильләр белән тәэмин ителәләр. Әле тагын авылга эшкә кайтучы яшь кадрлар өчен төрле программалар эшләп килә,- диде ул.        
Муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов авылга  эшкә кайтырга теләүчеләрне район уку вакытында ук үз “канаты астына“ алачагына ышандырды. Беренчедән, бюджет бүлеккә керү өчен максатчан юллама биреләчәк, икенчедән, студент, уку йорты һәм район арасында өч яклы килешү төзеләчәк, белгеч эшкә кайтачак хуҗалык аңа өстәмә стипендия түләп барачак.
- Аннан соң да күп төрле ташламалар каралган. Әйбәт кенә эшләп китсәгез, 2-3 ел эчендә йорт та салачаксыз, квартира да сатып алачаксыз,- диде ул залда утырган укучыларга мөрәҗәгать итеп. Очрашуга килгән шәһәр һәм район мәктәпләре укучылары арасында әлеге ике уку йортына укырга теләүчеләр дә бар иде. Шулардан Татьяна Матвеева һәм Светлана Журавлева аграр университетның икътисад, Ташкичүдән Ранис Җәләлов агрономия бүлеген сайлаганнар. Алар кебек үк тагын башкалар да әлеге уку йорты үткәрүче олимпиадада катнашачаклар.   
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International