“Авангард“ нефть компанияләреннән генә калыша

2014 елның 31 гыйнвары, җомга
“Авангард“ агрофирмасында традиция буенча еллык эшкә нәтиҗә ясадылар һәм  җитештерү алдынгыларын зурладылар.
Кайбыч авылы мәдәният йортының тамашачы залы шыгрым тулы иде бу көнне – уңганнарның берсе дә бүләкләүдән читтә калырга тиеш түгел. Шулай зурдан кубып тантана итәргә дә хаклары бар авангардлыларның, чөнки һава шартлары нинди генә сынаулар куймасын, Россиянең бөтендөнья сәүдә оешмасына керүе дуңгыз ите бәясен ничаклы гына төшермәсен, елны уңышлы төгәлли алдылар.
- “Ак Барс“ холдинг компаниясенә кергән агрофирмалар арасында ел саен рейтинг үткәрәбез. 2013 ел нәтиҗәләре буенча “Авангард“ беренче урын яулады. Саннарга килсәк, агроблок буенча алынган акча төшеменең һәр 5 сумы, чиста табышның һәр 3 сумы сезнең тырыш хезмәтегез белән алынган. Уртача хезмәт хакы күләме дә башка агрофирмалар белән чагыштырганда 2 мәртәбә диярлек зуррак. Тагын шунысын да әйтәсем килә, күптән түгел “Бизнес он-лайн“ компаниясе 2012 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанның иң табышлы эшләүче 50 компаниясен ачыклады. Ул рейтингта нефть компанияләреннән соң унынчы урында “Авангард“ тора. Бары алардан гына калышу бик яхшы күрсәткеч, минемчә. Сезгә алга таба да зур уңышлар телим,- диде тантанага махсус килгән “Ак Барс“ холдинг компаниясе генераль директорының икътисад һәм финанслар буенча урынбасары Светлана Сотова. Тәбрикләү сүзеннән соң ул бик күпләргә холдинг компаниясенең Алтын билгесен, медален, Мактау грамоталарын, Рәхмәт хатларын, кыйммәтле бүләкләрен тапшырды.
Авангардлыларга теләкләрен тагын муниципаль район башлыгының беренче урынбасары Илдар Еремиев, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Даутов, Чуашстан Республикасының Цивильск районы башлыгы Сергей Артамонов, “Тарос“ җәмгыяте генераль директоры Олег Шляпугин һәм башка күп кунаклар җиткерделәр, эшне дөрес оештыра белүләренә соклануларын яшермәделәр. Ә менә агрофирманың баш белгечләренең – директорның үсемлекчелек һәм механикалаштыру буенча урынбасары Фиргать Кадыйровның, “Цивильский Бекон“ филиалы директоры Юрий Федотовның, баш агроном Кәнәфия Баһаветдиновның, баш инженер Әнсар Мәхмүтовның, дуңгызчылык репродукторы идарәчесе Әсхәт Әюповның чыгышлыры ирешелгәннәрне санауга гына кайтып калмады, ә эшләп җиткерелмәгәнне барлау, җитешсезлекләрне бетерү юлларын эзләү, киләчәккә планнар билгеләү белән сугарылган иде.
Чыгышлардан соң сәхнәгә бер-бер артлы алдынгылар күтәрелде. Алар шулкадәр күп – 120 кеше – исемнәрен атап чыгу һич мөмкин түгел. Аларның кайсыларына телевизор, суыткыч кебек кыйммәтле бүләкләр, кайберләренә акчалата премияләр тапшырылды. Татарстанның атказанган артисты Фирзәр Мортазинның, Чуаш эстрадасы җырчыларының, район үзешчәннәренең җырлары да һәркемнең күңеленә хуш килде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International