Аномаль салкын һава шартлары саклана

2014 елның 1 феврале, шимбә
Татарстан синоптиклары фаразларына караганда, бу көннәрдә иртән һәм кичен температураның 22-27 градуска кадәр төшүе көтелә, ә көнчыгыш районнарда 30 градуска кадәр салкын.

Бу атнада температура бик түбән булу сәбәпле, күп кенә укучылар дәресләргә йөрми. Искәртеп узабыз: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматы буенча, 25 градус салкын булган очракта, шәһәр мәктәпләрендә башлангыч сыйныфлар өчен дәресләр кичектерелә, ә 27 градус салкында – 5-9 нчы сыйныфлар өчен, ә өлкән сыйныфлар өчен -32 градус салкында.
Аномаль салкыннарда  район хастаханәсенә аяк кулларын туңдырып ике кеше мөрәҗәгать иткән. Моның турында безгә үзәк район хастаханәсенең баш табиб урынбасары Айрат Галиев хәбәр итте.
Табиблар аномаль салкын һава шартлары сакланганда җылы киенеп йөрергә, алкоголь эчемлекләр һәм психотроп матдәләр кулланмаска куша.
Бүген район хакимиятнең актлар залында үткән республикакүләм киңәшмәдә аномаль түбән температура шартларында янгыннар белән бәйле гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу очраклары да арта, гадәттән тыш хәлләр буенча идарәләренә һәм җирле хакимиятләргә көнкүреш янгыннарын кисәтү, түбән температура шартларында кешеләрнең үз-үзен тотышы буенча аңлату эшләрен көчәйтергә, шулай ук федераль трассаларның торышын контрольдә тотарга күрсәтмә бирде. Даими яшәү урыны булмаган гражданнарга аерым игътибар юнәлтелде. “Без алар хакында кайгыртырга бурычлы”, - дип ассызыклады киңәшмәдә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International