Суыкларда да гадәти режимда яшәргә

2014 елның 3 феврале, дүшәмбе
Муниципаль районының гадәттән тыш хәлләр һәм янгыны куркынычсызлыгы буенча комиссиясенең 31 гыйнварда узган утырышында сүз аномаль түбән температурада халыкның тормышын куркынычсыз итүнең өстәмә чаралары каралды.
Аның барышында район оешма-предприятиеләре, учреждениеләре җитәкчеләренә тормыш эшчәнлегенең барлык системаларының, социаль өлкә объектларының  бик суыкларда да тоткарлыксыз эшләвен тәэмин итү бурычы куелды. Шулай ук торак йортларга һәм социаль инфраструктура объектларына җылылыкны һәм электр энергиясен өзлексез бирү, матди-техник чараларны, резервтагы электр энергиясе чыганакларын әзерлектә тоту, төп автомобиль трассаларында җылыну, медицина ярдәме күрсәтү пунктларын торгызуга әзер булу, маршрут автобусларын расписание буенча рейска чыгару турында сүз барды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International