Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Буа муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
БУА РАЙОНЫ ҺӘМ БУА ШӘҺӘРЕ ТАРИХЫ
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Яшь гаиләләргә торак
"Якты Алан" торак комплексы
Районның инвестиция паспорты
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары
Район тормышы
Кире элемтә
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Илкүләм проектлар
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Электрон хезмәтләр
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль (күзәтчелек)
Статистик мәгълүмат
Бюджет
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәш
Буа муниципаль районы комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Халык дружиналары
Инициатив бюджетлаштыру
Буа муниципаль районының иҗтимагый советы
Ситуацион үзәк
«Сугыш хатын–кыз йөзе түгел»
Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман
Муниципаль-хосусый партнерлык
«Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет – кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Элемтәгә чыгу өчен мәгълүмат
Законнар һәм нигезләмәләр
Мөрәҗәгатьләрнең, гаризаларның билгеләнгән рәвешләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм
Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының социаль өлкә инновацияләре үзәге
Татарстан Республикасы коммерциягә карамаган оешмалар порталы
«Матбугат хезмәте»
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Элемтәләр
"Байрак" ("Знамя, Ялав") газетасы
Документлар
Прокурор җавабы актлары
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ КОНСТИТУЦИЯСЕ
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Статуслы документлар
Документлар проектлары
Буа муниципаль районы Советы карарлары
Буа муниципаль районы башлыгының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Буа муниципаль районы Башкарма комитетының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Халык өчен мәгълүмат
Илкүләм террорчылыкка каршы комитет хәбәрчесе
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Норматив-хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза
Шәһәр төзелеше
Муниципаль районнар
Буа муниципаль районы
Шәһәрдә автомобиль кую урыннарына мохтажлык бетәчәк
2014 елның 3 феврале, дүшәмбе
Шәһәрдә иске гаражларны сүтәләр, түләүле автомобиль кую урыннары икәү генә, шәхси автотранспорт өчен яңа законлы гаражлар төзү бара гына әле. Шул ук вакытта полиция бүлеге статистикасы буенча шәхси транспортны, аңа аксессуарларны урлау торган саен ешрак теркәлә һәм автомобильләрне саклау проблемасы көннән-көн актуальрәк була бара. “Байрак” район газетасы редакциясендә “түгәрәк өстәл” сөйләшүе шушы мәсьәләне хәл итүгә багышланды. Анда шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никифоров, район башкарма комитетының архитектура бүлеге начальнигы Ринат Гыйльфанов, шәһәр прокуроры ярдәмчесе Ленар Сөнгатов, район полиция бүлеге начальнигының җәмәгатьчелек тәртибен саклау буенча урынбасары Илдус Закиров катнаштылар.
Наилә Хәсипҗанова:
- Александр Александрович, районда автотранспорт хуҗалары елдан-ел күбәя. Белгәнебезчә, шәһәрдә законсыз, теләсә кайда төзелгән иске гаражларны сүтә башладылар, автомобиль кую урыннары санаулы гына. Бу проблема ничек хәл ителә?
Александр Никифоров:
- Уңай якка. Хәзерге вакытта күпкатлы йортлар тирәсенә законлы гаражлар төзелә башлады. Мәсәлән, шәһәрдәге “АБВГДЕЙКа” балалар бакчасы артында 27 иске гараж алынды, аларның нибары унысы гына файдаланылган. Хәзер алар урынында барлык шартлары да тудырылган заманчалары төзелә. Алар электрлаштырылган, идәннәре асфальтланган. Киләчәктә барлык мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре, уку йортлары янындагы иске гаражлар сүтеләчәк һәм бушаган урында балалар мәйданчыклары, ял итү урыннары ясалачак.
Күпкатлы йортларда яшәүчеләр үз территорияләрендә гаражлар салуны кирәк дип тапсалар, комиссия барып тишергәч, ихтыяҗ канәгатьләндерелергә мөмкин.
Әлфинур Йосыпова:
- Ә яңа төзелүче йортларны автомобиль кую урыннары белән экспулатациягә тапшыру проектта караламы?
Ринат Гыйльфанов:
- Шикәр заводы бистәсендә Төзүчеләр тыкрыгында 6 номерлы йорт янында 45 квартиралы торак салыначак. Шуннан ерак түгел Гагарин урамында 20шәр урынлы ике гараж торгызачакбыз. Ә моңарчы бу урынны иске корылмалардан арындырырга кирәк. Кайсыларының хуҗалары юк, кайсыларының ияләре ризалык бирми – эшне һаман тоткарлыйлар. Алар Гагарин урамында 17нче “А”, Төзүчеләрдәге 6 номерлы йортларда яшәүчеләрнеке. Гаражлар барыбер алыначак, чөнки алар шәхси милектә тормый.
Хәзерге вакытта шәһәрнең Арефьев урамындагы йортларда яшәүчеләр транспортларын төнгә юл кырыена парковкалыйлар. Киләчәктә йортлар янындагы кечкенә бакчалар алыначак һәм бу урыннарда автомобиль кую урыннары җиһазланачак.
Әлфинур Йосыпова:
- Иске гаражы алынган территориягә яңасын төзү шул шәһәрнең йөзен ямьсезләүче картина тудырмасмы? Гараж өстендә гараж дигәндәй...
Ренат Гыйльфанов:
- Барысы да проект буенча, шәһәр төзелеш таләпләрен дә, яшәүчеләрнең ихтыяҗын да исәпкә алып гамәлгә ашырылачак. Бәлки берничә йортка бер гараж яки автомобиль кую урыны төзергә мөмкин булыр. Һәрнәрсә аерым уйланылачак.
Александр Никифоров:
- Әлегә сүтү түләүсез башкарыла. Тик моның өчен шәһәр бюджетында акча каралмаган. Алга таба алдыру аның файдаланучының үз өстенә калырга мөмкин.
Наилә Хәсипҗанова:
- Яңа гаражлар дигәннән, алар нинди нигездә файдалануга тапшырылачак?
Ренат Гыйльфанов:
- Билгеле сумманы түләү бәрабәренә. Ә гараж астындагы җир участогы корылманың милекчеләренә өлешләп рәсмиләштереләчәк. Сумманы банк аша бүлеп тә түләп булачак. Кемгә гараж кирәк, аны төзүче оешма белән килешү рәсмиләштерә алалар.
Алдан гаражларны шәһәр кырыена салу турында сүз барган иде. Аннары бу уйдан кире кайттык, чөнки еракка йөреп автомобилен калдырырга теләүчеләр дә булмады диярлек.
Әлфинур Йосыпова:
- Казанда автомобильләр салоныннан аксессуарлар иң күп урлана торган урамнарның исемнәрен язып чыктылар. Бездә кайсы урыннарны шундый исемлеккә кертеп булыр иде?
Илдус Закиров:
- Автомобильне күпчелек күпкатлы йортлар яныннан куып алып китәләр. Узган ел мондый төр 6 җинаять факты теркәлде. Быел бер очрак. Моның өстенә транспортка җиһазларны урлау да киң таралган. Монда халыкның үз милкенә салкын каравы да бар. Гагарин урамындагы ишегалдындагы территориядә 80нән күбрәк автомобиль куелучы 21 йортта яшәүчеләр белән саклык чаралары турында берничә тапкыр сөйләштек. Аларга йорт территориясен күзәтеп торучы видеокамералар сатып алырга, үзләренә “автостоянка” ясарга тәкъдим иттек. Тик берсе дә риза булмады. Шул ук вакытта куып кителгән 6 автомобильнең 3есе шул йорт янында калдырылганнар.
Әлфинур Йосыпова:
- Казанда күпкатлы йортлар янында җиңел кулдан гына “автостоянкалар” оештырыла. билгеле бер сумма хисабына аларны кемдер саклый. Моны бездә дә практикалап булмыймы соң?
Линар Сөнгатов:
- Алар законлы түгел, Автомобильдән берәр әйбер югалса, андый “автостоянка” хуҗасы җавап бирмәячәк, хәтта чек бирмәгәч, сезнең түләгәнлеккә дә дәлил юк.
Ренат Гыйльфанов:
- Шәһәрдә ике түләүле җиңел автомобиль кую урыны бар. Берсе – “Тургай” сәүдә үзәге артында, икенчесе – “Ландыш” кунакханәсе янында.
Ләкин хәзер йөк автомобильләрен кую проблемасы кискенләште. Алар өчен элеккеге автотранспорт предприятиесе, элеватор, агропромснаб, район кулланучылар җәмгыяте автобазасы, “Семейный БуМ” сүәдә йорты территорияләрендә түләүле автомобиль кую урыннары гамәлдә. Ләкин габаритлы автотранспорт хуҗалары аны үз йорты янында тотуны кулай күрәләр. Нәтиҗәдә урамнардагы юлларны изәләр, басып торучылары узгынчы автомобильләргә комачаулыйлар.
Линар Сөнгатов:
- Йорт янына куелган автомобильләр экстрен хезмәтчелекләр автотранспорты узуга да комачаулыйлар. Закон буенча моның өчен шәхси автомобиль хуҗасына җәза биреп булмый. Ул аның намусында. Әйтик, кемнеңдер торагына ут элеп, янгын сүндерү машинасы керә алмаса, ягъни берәрсе авырып китеп “ашыгыч ярдәм” үтә алмаса, кемнеңдер урынсыз куелган автомобиле зур бәлагә сәбәп булырга мөмкин. Йөртүче үзе турында гына уйларга тиеш түгел, бигрәк тә күпкатлы йортлар янында.
Күптән түгел шәһәрдә “Җәвит” кибете каршында законсыз урнаштырылган тимер будканы алдырдык.
Александр Никифоров:
- Кыскасы, автомобиль хуҗаларының үз инициативалары да булсын, без исә ихтыяҗны барлып, әлеге проблеманы чишү өстендә эшләячәкбез.
Оценить материал и/или оставить мнение
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
апрель, 2026 ел
«Президент академиясенең Халыкара җәйге кампусы» XIV мәгариф форумында Татарстан делегациясенә гариза бирү кампаниясе башланды
Татарстан Республикасы делегацияне «Президент академиясенең Халыкара җәйге кампусы» XIV мәгариф форумына төзи башлый, ул 15 июльдән 21 июльгә кадәр «Зөя калкулыклары» бөтенсезон шәһәр-курортында узачак. Заявкалар кампаниясе башланды инде: республиканың югары уку йортлары студентлары сайтта гариза бирә ала https://atmrt.ru/campus 2026 елның 24 маена кадәр.
Татарстанда «Иң яхшы хат язу дәресе» конкурсына эшләр кабул итү дәвам итә
Ел саен үткәрелә торган эпистоляр осталык конкурсын Россия почтасы Мәскәү дәүләт университеты белән берлектә үткәрә.
2026 елның 20 апреленә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның оператив көндәлек фаразы
Болытлы. Яңгыр, урыны белән көчле. Төнлә һәм иртән урыны белән томан.
19
апрель, 2026 ел
2026 елның 20 апреленә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның оператив көндәлек фаразы
Болытлы. Яңгыр, урыны белән көчле. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Җил төньяк-көнчыгыштан, көньяк-көнчыгышка күчеп, секундына 6-11 м, урыны белән тизлеге 14 м/с ка кадәр җитә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз