Кулланучы хокукларын якладылар

2014 елның 4 феврале, сишәмбе
Шәһәрнең 2 номерлы лицейда дүшәмбе линейкасы бәйрәмчә рухта узды – анда республика олимпиадасында җиңүче укучыларны тәбрикләделәр.
“Кулланучылар  хокукларын яклау”  темасына уздырылган әлеге бәйгенең ике этабы онлайн режимда барды.  Беренчесендә уку йортыннан 4 укучы катнашса да, чираттагы турга иң күп баллар җыйган икәү генә - Регина Сираҗетдинова, Александр Михайлов кына чыга алдылар. Республика жюри әгъзаларына Регинаның “Кулланучылар өчен мәгълүмат: кемгә булса да кирәкме ул? Әллә аны беркем дә укымыймы?”, Сашаның “Татарстан республикасында кулланучы белән сатучы арасындагы бәхәсне судка кадәр җайлаштыру. Ризасызлык белдерү тәртибе.” темаларына язылган эсселәрен яхшы дип бәяләгәннәр. Яшүсмер егеткә һәм кызга олимпиаданың бигрәк тә өченче туры  ошаган. Алар Казан шәһәренә барып, финалда катнаштылар, бәйгенең “Эссе темасын тирән яктырту”, “Эссе темасына иҗади якын килү” номинацияләрендә җиңү яулап, бүләкләнеп кайттылар.
Котлау тантанасы мәктәптә дә узды. Татарстан республикасы дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органының контроль инспекциясенең әйдәп баручы белгече Рөстәм Хәбибуллин 11 сыйныф укучылары Регина Сираҗетдиновага һәм Александр Михайловка Мактау грамоталары, фотоаппарат бүләк итте. Аларга эссе язуда ярдәм иткән укытучылары Ләлә Ситдыйкова да Рәхмәт хатына ия булды.
- Бу чара ТР Дәүләт алкоголь инспекциясененең ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә узган ел беренче тапкыр үткәрелде. Дебют бәйгедә безнең районнан да җиңүчеләр булуы мине бик сөендерде.  Киләсе елларда әлеге республика олимпиадасында районның барлык мәктәпләр дә катнашыр дип уйлыйм, - диде ул.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International