Киләсе елда укытучылар өчен махсус стандарт

2014 елның 4 феврале, сишәмбе
Ике ел дәвамында әзерләнгән документ турында әлегә фикер алышу бара.
Россия мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов белдергәнчә, әлеге үзгәрешләр бүгенге җәмгыять куйган таләпләргә җавап бирә. Аны министрлыкның иң мөһим проектларыннан берсе дип саныйлар.
Замана укытучысына бер чит телне булса да үзләштерү бурычы куела. Укытучы барлык балалар белән дә эшли белергә тиеш. Укучыларның да төрлесе була: сәләтлесе, рус телен начар белгәне, тәрбия ягы авыр булганы, авыру балалар... Билгеле булганча, соңгы вакытта мәктәпләрдә инклюзив белем бирү, ягъни сәламәт укучылар белән авыру балаларны бер сыйныфта укыту алымы гамәлгә кертелде. Компьютер ярдәмендә видеопрезентация, конференцияләр, скайп аша дәресләр үткәрү исә укытучыларга әллә ни авырлык тудырмас кебек. Кыскасы, бер сыйныфта физик мөмкинлекләре чикле, рус телен белмәгән, бик сәләтле бала булганда да педагог аларга сыйфатлы белем бирә алырга тиеш булачак. Белгечләр исә моны барлык укытучыларның да булдыра алачагына шикләнә. Шуңа күрә бүген ул таләпләргә җавап бирердәй укытучылар әзерләү беренче мәсьәлә булып тора. Ә менә иске программалар буенча белем бирүче вуз мөгаллимнәренең ничек үзгәрәчәге билгеле түгел.

Махсус стандартны укытучыларны мәктәпкә эшкә алганда, аларның эшен бәяләгәндә, аттестация үткәндә кулланачаклар. Укытучылар сәләтле укучыларны ни дәрәҗәдә әзерләвен бәйге җиңүчеләренең саныннан белеп булачак. Ә авыру балаларның динамик үсешенә карап алга китешне ачыклап булачак. Стандарт булдыру укытучыларның мәктәптән китүенә китермәсме?
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International