Татарстанлылар җиңү яулаячак

2014 елның 6 феврале, пәнҗешәмбе
Сочи шәһәрендә узучы Олимпия уеннарында Россия җыелма командасы составында Татарстан данын 8 спортчы яклаячак. Шуларның дүртесе  - “Ак Барс” хоккей командасы уенчылары Александр Свитов, Алексей Терещенко, Евгений Медведев, Илья Никулин,  тагын дүртесе - чаңгы спорты вәкилләре Нияз Нәбиев, Иван Панин, Наталья Жукова һәм Анастасия Доценко. 7-16 март көннәрендә узачак Паралимпия уеннары да безнең спортчылардан башка узмаячак. Бу ярышларда республикадан ике чаңгычы – Марта Зәйнуллина һәм Рушан Миңнегулов катнашачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International