Россиядә Мәдәният елы быел

2014 елның 6 феврале, пәнҗешәмбе
Бу уңайдан районда нинди эшләр, нинди чаралар гамәлгә ашырыла, планлаштырыла? Район мәдәният бүлеге начальнигы Мөдәррис Гайфуллиннан шул хакта белештек.
- Мөдәррис Идрисович, узган елгы эшкә йомгак ясаганда ук киләсесенә зур планнарыгыз турында сөйләдегез. Шул хакта тәфсиллерәк әйтеп үтегез әле.
- Сүз зур яңалыклар турында бармый. Әйтик, район оешма-предприятиеләре коллективларында соңгы елларда онытылып торган иҗат отчетларын торгызырга исәп бар. Балалар җыр һәм бию ансамбльләре җитәрлек, ә менә яшьләр өчен оештырылганнары юк дәрәҗәсендә. Шушы бушлыкны тутырасы иде. Аларны өйрәтерлек белгечләр дә бар, эш студент егет-кызларны җәлеп итүдә генә тора. Күп еллар элек Буада тынлы оркестр уйнаган. Аны яңадан җанландыру ничек әйбәт булыр иде! Гомумән, уен коралларында уйнауга игътибарны арттыру кирәк. Мәсәлән, сәнгать мәктәбендә скрипкада уйнарга өйрәтү бүлеге оештырачак. Шулай ук якын арада Буада җирле радио эшли башлаячак.
- Еш кына искиткеч идеяләр һәм инициативалар да акчасызлык “ташына” килеп терәлә. Ягъни планлаштырганнарны эшләп чыгарга финанслар җитәрме соң?
- Дөрес, һәр эшне башлаганчы иң элек акча ягын карыйсың. Узган ел федераль казнадан китапханәләр фондын тулыландыруга 119 мең сумнан күбрәк акча бүлеп бирелгән иде. Быел Мәдәният елы кысаларында бу сумманы арттырмаслармы дип көтәбез. Минемчә, финанс җитмәүчелеге булмаска тиеш. Мәдәният учреҗдениеләрнең төрле грантлар отып та акча эшләү мөмкинлекләре дә бар. Мәсәлән узган ел Яңа Тинчәле китапханәсе республикада тиңдәш учреждениеләр арасында иң яхшысы һәм 100 мең сумлык грант иясе булды. Район мәдәният йорты каршында эшләп килүче курчак театры үз проектын тәкъдим итеп, 145 мең сумнан күбрәк акча белән бүләкләнде. 1 номерлы сәнгать мәктәбенең иҗади проекты барысын да уздырды – 400 мең сумга лаек булды. Мин бу коллективларны башкаларга үрнәк итен куяр идем.
- Китапханәләр эше турында ни әйтерсез?
- Китапханәләребез заман таләпләренә җавап бирә дип саныйм. Укучы өчен кирәкле әдәбият, вакытлы басмалар җитәрлек. Уку заллары да уңайлы. Китапханәчеләр китапларны заказ буенча да кайтаралар. Үзәк китапханәнең  өченче катка урнашуы әдәбият сөюче өлкән буын өчен кыенлыклар тудыруын да беләбез. Киләчәктә район җитәкчелеге белән берлектә бу проблема да хәл ителер дип уйлыйм. Яңалыклары шул – бүген районның китап фонды 565 мең данәдә исәпләнә. Шуның 60 меңе үзәк китапханәнеке. Быел барлык китаплар исемлеген электрон картотекага кертү бурычы тора. Бу, беренчедән, кәгазь эшеннән арыну мөмкинлеге бирсә, укучы исә кирәкле әдәбиятны өйдән торып электрон каталогтан ачып карый алачак. Авыллар китапханәләренең барысына да интернет белән бергә компьютерлар урнаштыру төгәлләнәчәк.
- Авыллардагы мәдәният йортларының хәле ничек?
- Төрлесе бар. Күл Черкене, Ырыңгы, Чурак, Чуаш Киштәге, Килдураз, Мөкерле, Адав-Толымбай мәдәният йортлары гөрләп торалар. Чөнки аларда үз эшенә фанатларча караучы белгечләр эшли. Кечкенә Адав-Толымбай мәдәният йортында үз вокаль ансамбле да, халык бию төркеме дә, театр коллективы да бар. Чуаш Киштәгендә балаларны балалайкада уйнарга өйрәтү түгәрәге оештырылган. Ырыңгыда тынлы уен кораллары оркестры, үз фольклор ансамбльләре бар! Күл Черкене, Адав-Толымбай һәм Килдураз мәдәният йортлары каршында оешкан театрларга быел халык театры исеме биреләчәк. Моннан бер генә төрле нәтиҗә ясап була: эшләсәң, теләсәң, әллә нәрсә дә майтарып була.
 -Бүгенге көндә Буаны республикада, аннан читтә танытырлык кайсы иҗат төркемнәрен атар идегез?
- Район мәдәният йорты  каршында оешкан “Гольфстрим” балалар бию төркеме районның горурлыгы. Аның җитәкчесе – Инна Минханова. Монда 60тан күбрәк бала йөри. Уңышлары күз алдында: балалар һәм яшүсмерләр арасында оештырылган “Морозко” Бөтенроссия конкурсында 3 ел рәттән лауреат исемен алып киләләр, узган ел 2нче урынга лаек булдылар. “Созвездие-Йолдызлык” ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестивалендә өченче урынга чыгып, бөтен республикага танылдылар. Быел март аенда бу фестивальнең зона туры Буада узачак. Аларга уңышлар телисе килә.
 Шулай ук сәнгать мәктәбендәге “Альянс”, “Смайл” бию төркемнәре дә мактауга гына лаек.  
- Соңгы сорау. Районда мәдәният өлкәсендә революция ясарлык белгечләр җитәрлекме?
- Бүген белгечләр кытлыгы проблемасы кискен тормый. Әмма берничә елдан күбесе дәррәү пенсиягә китәчәкләр. Яңа, яшь кадрлар кирәк булачагын күздә тотып мәдәният һәм сәнгать академиясе белән белгечләр кайтаруга килешү төзибез. Шул ук вакытта үзебезнең чыгарылышларны да мәдәният училищеларына, вузларына җибәрү турында сүз алып барабыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International