Яман шешне җиңеп була

2014 елның 8 феврале, шимбә
4 февраль – Бөтендөнья ракка каршы көрәшү көне. Соңгы ун ел эчендә Татарстанда яман шеш белән чирләүчеләр саны 20 процентка арткан. Районда да андыйларның саны күбәя генә бара.
Статистикага күз салсак...
Узган ел районда 162 кешегә “яман шеш авыруы” дигән диагноз куелган. Чагыштыру өчен 2012 елда бу сан 155кә тиң. “Кара” исемлектә беренче урында тире рагы тора. Аның белән 24 кеше исәпкә куелган. Төп сәбәпләрдән берсе – кояш ванналарын озак кабул итү. Иң куркынычсыз кызыну вакыты – көнгә 10 минут. Шуннан артык булса кояш нурлары зыянга “эшли башлый”.  Статистиканың икенче баскычында үпкә яман шеше тора. Моңа әлеге органда килеп чыккан көчле авырулар йогынты ясавы ихтимал. Аннан бераз гына ирләрдәге мәни бизе рагы калыша. Күкрәк бизендәге, ашказанындагы, аналыктагы яман шешләр – алардан соң баскычларда.
Авыруына күрә – дәвасы
Соңгы елларда районда яман шеш белән авыручыларны дәвалау өлкәсендә яңа мөмкинлекләр ачылды. Онкология кабинеты эшләп килә. Пациент участок табибы юлламасыннан соң биредә тикшеренү уза ала. Онколог, үз чиратында, кешедә яман шеш билгеләрен ачыклагач, төгәл диагноз кую өчен онлайн режимда авыруны кабул итү көнен, вакытын күрсәтеп, Республика клиник онкология диспансерына юллама бирә.  Биредә пациентка тулысынча тикшеренү, операция, аннан соңгы дәвалану кебек тулы медицина ярдәме күрсәтелә. Монда аның күптән түгел генә ачылган Дәүләт федераль атом-төш медицина үзәгендәге белгечләргә күренү мөмкинлеге дә бар. Әлегә кадәр мондый үзәк Санкт-Петербург һәм Мәскәү шәһәрләрендә генә бар иде. Бу медицина үзәгендә үткәрелгән тикшеренү кешедә яман шешнең иң кечкенә чыганакларын да ачыкларга ярдәм итә.
Пациент бирегә кайткач, химия терапиясе курсын уза. Районда ел саен бу процедура 80-90 кешегә үткәрелә.
профилактика
Узган ел 12 кешедә яман шеш авыруының беренче стадиясен ачыкларга диспансерлаштыру ярдәм иткән. Мондый киң масштаблы медицина тикшерүе ерак авылларда яшәүчеләрне дә колачлый. Андыйларның  чакырусыз гына дәваханәгә килеп тикшеренүләре икеле. Шуңа да район онкологы Сергей Фомин тиешле категорияләрне диспансерлаштыру узарга чакыра. Аның әйтүенчә, бу “мәкерле” чир башлангыч чорында ук ачыкланса, авыруның тулысынча савыгуына шансы зур. Шулай итеп яман шештән төп профилактика ул –  табиб тикшерүен даими узып тору. Яман гадәтләрдән, борычлы һәм кыздырылган азыклардан баш тарту, күбрәк сөтле ризыкларга өстенлек бирү, симерүгә юл куймау, спорт белән шөгыльләнү дә рактан саклаучы факторлар булып тора.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International