“Снегоход” операциясе бара

2014 елның 8 феврале, шимбә
2014 елга эш планы буенча Республиканың Дәүләт техника күзәтчелеге идарәсе 28 февральгә кадәр “Снегоход-2014” профилактик операциясе үткәрә.
Буа районы һәм шәһәре буенча дәүләт техника күзәтчелеге бүлеге начальнигы Сергей Бахтинов әйтүенчә, снегоходлар саны елдан-ел арта, ә аларның бары бер өлеше генә билгеләнгән тәртиптә теркәлә. Бүгенге көндә район территориясендә шундый 15 транспорт чарасы теркәлгән. Еш кына алар белән туры килүче “АТ” категорияле йөртүче таныклыгы булмаган килеш, техник карау узмыйча идарә итәләр, теркәү кагыйдәләрен, урман юлларында да, торак пунктлар территорияләрендә дә юл йөрү кагыйдәләрен бозалар.
Әлеге операция кысаларында Гостехнадзорның дәүләт инженер-инспекторлары ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре белән берлектә  йөк ташу, мондый төр техниканы эксплуатацияләү һәм теркәү кагыйдәләрен бозуга юл куймауга юнәлтелгән максатчан рейдлар үткәрәләр. Снегоходларны йөртүчеләр үзләре дә идарә иткәндә куркынычсызлык таләпләрен һәм юл йөрү кагыйдәләрен тиешенчә үтәсеннәр иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International