Ярышлар сагындырган

2014 елның 12 феврале, чәршәмбе
Ниһаять һава торышы чаңгы ярышларын башлап җибәрергә мөмкинлек бирде. Суыклар аркасында бер атнага кичектерелгән “Татарстан чаңгы юллары-2014” бәйгесе кышның иң матур бер көненә туры килде һәм 1400дән күбрәк спорт сөючене җыйды.
Старт бирелгәнче аларны муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов сәламләде, һәрберсенә уңышлар теләде, алга таба да спорт белән дус булырга, башкаларны да җәлеп итәргә чакырды.
-Бүген  Сочида Олимпиада уеннары бара. Сезнең арадан да киләчәктә Россия данын якларлык спортчылар үсеп чыгачагына ышанам, - диде ул яшьләргә мөрәҗәгать итеп.
Ярышны да иң кечкенә катнашучылар – 4-7 сыйныфлар укучылары башлап җибәрделәр. Кызлардан 2 километрлы дистанцияне иң тиз Ырыңгы мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Эльза Шурбина узды. Икенчедә – 2 номерлы лицейдан Алинә Гафурова, өченчедә – Әлки мәктәбеннән Илнара Җиһаншина. Ир балалардан җиңүне лицей-интернаттан Булат Сәйфетдинов яулады. Аның артыннан икенче-өченче булып Ырыңгыдан Павел Тимряков, 5 номерлы мәктәптән Денис Кузнецов килделәр. 8-11 сыйныфлар арасында пьедестал тулысынча диярлек Югары Лашчы мәктәбе укучыларында. Ир-егетләр арасында бары өченче урынны 5 номерлы мәктәптән Булат Хәмитов алды. Беренче баскычка Алексей Андреев һәм Анна Казначеева күтәрелделәр. Студентлар арасында иң җитезләр – ветеринария техникумы укучылары Олег Петухов һәм Рузия Вәлиуллина.
Укучы-студентлардан соң стартка оешма-предприятиеләр вәкилләре басты. Быел алар аеруча күп килгән.  Араларында эшче-хезмәткәрләр, укытучылар, үз кул астындагыларга үрнәк күрсәтүче җитәкчеләр бар. Медицина училищесы директоры Рамил Гыймадиев, “Энергосервис” җәмгыяте җитәкчесе Ринат Гыймадиев, әтиле-уллы Булат һәм Әбрар Шәкүровлар һәм башка бик күпләр район күләмендә узучы бер генә ярышны да калдырмыйлар. Лицей-интернат, Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәп директорлары Әлфир Вәлитов, Әзһәр Зыятдинов та еш катнашучылардан.
- Яктыртылган трасса булгач чаңгыда шуарга  ял көннәрендә генә түгел, кичләрен дә чыгабыз. Шуңа да 2-3 километр араны узасы җиңел, урман һавасын сулап керү генә дә ни тора,- диләр ярышка килүчеләр. Әйе шул, бу спорт төрен үз итүләре күренеп тора – дистанцияне бик тиз урадылар.  Хатын-кызлар арасында укытучылар – Раководан Светлана Моисеева, Ырыңгыдан Ирина Шурбина, Югары Лашчыдан Зөлфия Гыймалиева, ир-егетләрдән эчке эшләр бүлегеннән Александр Кириллов, спорт сөюче Владимир Захаров, Пенсия фонды идарәсеннән Сергей Тимофеев җиңүчеләр булдылар. Яшьләре 60тан өстәрәк чаңгычыларыбыз  чыгышы аерым соклануга лаек. Буалы Инсаф Гыймалетдинов финишка үзеннән күпкә яшьрәкләрне дә артта калдырып, очып диярлек килеп җитте. Адав-Толымбай авылыннан Рәшит Камәретдинов та хәйран җитез шуа – икенче булды. Өченчелекне 74 яшьлек Валерий Рубцов алды. Дүртенчедә – шулай ук көчле чаңгычы Ленар Гарифуллин.
Барлык җиңүчеләргә яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Линар Вәлиуллин, үзе дә чаңгы киеп трассаны иңләгән район башкарма комитеты җитәкчесе Сәлим Даутов Мактау грамоталары, акчалата бүләкләр тапшырдылар. Барлык чаңгычыларга үз бүләкләрен “Бердәм Россия” сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе дә әзерләгән иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International