Үзебезнең Авзалова

2014 елның 12 феврале, чәршәмбе
Узган якшәмбедә район халкы үзенең җирле Әлфия Авзаловасын – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәния Исхакованы 55 яшьлек юбилее белән котлады.
Район мәдәният сарае залы халык белән шыгрым тулы иде. Күпләренең кулларында чәчәк бәйләмнәре. Берничә минуттан пәрдә ачылды, сәхнәгә ап-ак  күлмәктән Фәния Исхакова чыкты. Халык юбилярны көчле алкышлар белән сәламләде. Фәния җыр белән җавап бирде. Соңгы куплетны җырлаганда сәхнәгә муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов, район мәдәният бүлеге начальнигы Мөдәррис Гайфуллин күтәрелделәр.
- Карлы, буранлы, яңгырлы, салкын һава торышы дип тормадыгыз, гомерегез буе халыкка хезмәт иттегез. Районда уздырылган  чаралардан читтә калмадыгыз. Бүген ике “5”лемне алдым дип һич кенә дә борчылмагыз. Сез әле яшь, күңелегез тулы моң, җырлагыз, иҗат чишмәгез саекмасын. Ләкин шулай да хезмәт белән ялны аралаштырып яшәргә кирәк, шуңа да мин сезгә район исеменнән санаториийга юллама бүләк итәм, - дип чыгышын тәмамлады район башлыгы. Аның сүзләренә Мөдәррис Гайфуллин да кушылды:
- Тик тизрәк әйләнеп кайтыгыз. Сез район мәдәниятен күтәрергә бик кирәк әле, - диде ул.
Әлбәттә, гомер бәйрәме туганнарсыз, дусларсыз узмый. Кичәгә Фәния апаның улы Руслан, килене Лилиана да килгәннәр иде.
- Сине, әни, без генә түгел, барлык район халкы да ярата. Бүген  моңа үз күзләребез белән күреп инандык.  Рәхмәт, барысы өчен. Синең белән бик горурланабыз. - дип яшьләр әниләрен кочтылар. Ә бәби үстерүче кызы Лилия әнисен беренчеләрдән булып өйдә котлаган.
Апаларына тәбрикләү сүзләрен Ульяновск өлкәсендәге “Буа якташлыгы” җәмгыяте җитәкчесе Рафаэль Нәҗметдинов һәм юбилярның башка туганнары җиткерделәр.  Фәния Исхакованың иҗатташ дуслары да сәхнәгә эзне суытмады. Җирле шагыйрә Гөлнур Айзетуллова юбилярга багышланган шигырен укыды, җыр бүләк итте. Чүпрәледән килгән дусты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Габдулла Рәхимкулов исемендәге премия лауреаты Тәлгать Җаббаров та җырчы белән бергә эшләгән вакытларын искә төшерде, репертуарындагы берничә җырны башкарды.  Ә аннары күңелләрне тибрәткән гармун тавышлары яңгырады. Сәхнә тутырып  баянчылар чыкты. Рәис Нәгыймуллинның, Рафаэль Мостафинның, Илдар Нуруллинның, Фәрит Садриевнең юбилярны котларга килүләре икән.
-Мин бу егетләрнең баян телләренә бик күп җырлар башкардым. Кая гына барсам да үз баянчым булды. Күптән түгел генә санап чыгардым, алар минем 14әү икән, - дип шаяртты Фәния ханым һәм аларның уйнавына кушылып җырлап та җибәрде. Фәрит Садриев Буа драма театры коллективы исеменнән тәбрик итте. Ул Фәния дустына картина һәм үзеннән акчалата бүләк тапшырды.
Фәния Исхакова гади халыкның йөрәгенә дә үтеп кергән җырчы. Үзе әйтмешли аңарда тәкәбберлек юк. Авылның салкын, ярымкараңгы клубларында да гөрләтеп концерт куйган артист ул. Шуңа да юбилей кичәсендә аны котлаучыларның күбесе авыллардан булуы гаҗәп түгел. “Нива” агрофирмасы җитәкчесе Айрат Нугаев бу хакта ассызыклап үтте.
- Гомер буе авыл халкын дәртле, моңлы җырларыгыз белән сөендердегез. Тикмәгә генә без сезне яраткан Әлфия апабыз Авзалова дип йөртмибез. Тагын бик күп еллар җырларга насыйп булсын сезгә Фәния апа, - дип әйтеп узды ул. Аның теләкләренә Иске Суыксу, Яңа Тинчәле авыл җирлекләре башлыклары, мәдәният йорты җитәкчеләре дә кушылды. Юбиляр чираттагы рәхмәт сүзләрен сукырлар җәмгыяте һәм картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорт җитәкчелегеннән алды. Бәйрәм ахырында юбилярны тагын да шатландырып, Татарстанның Мәдәният министры Айрат Сибгатуллиннан килгән котлауны укыдылар. Тамашачы, тәбрикләүләргә, җылы сүзләргә, изге теләкләргә, чәчәкләргә “коенган” җырчының чыгышын көтте.
Ә Фәния Исхакова һәрвакыт үз репертуарында – сәхнәдән яраткан тамашачысына баш иде һәм болай диде:
- Мин сезнең белән хушлашмыйм, 55тән соң да җырларым тынмас, - диде ул.
Зал кабат көчле алкышларга күмелде.  
Әлфинур Йосыпова.
блиц-интервью
Юбилее  уңаеннан Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәния Исхаковага берничә сорау юлладык.
- Фәния апа, ике “5”легезне алган көннәрдә үзегезне ничек хис итәсез?
- Пенсия яшемә җиткәч икенче сулышым ачылды кебек. Сәхнәдән китәргә җыенмыйм. Иҗат дәрте белән янам. Күптән түгел Россиянең ерак шәһәр-авылларына гастрольләр белән чыгарга тәкъдим булды. Берсүзсез ризалаштым. Әйтәм бит, картаерга ашыкмыйм.
- Сезне  тамашачы арасында татарның примадоннасы Әлфия Авзалова белән тиңлиләр.  Моңа ничек карыйсыз?
- Бу “бөек исемне” миңа миңа халык такты.  Тавышыгыз Әлфия Авзалованыкына охшаган дип күп кеше әйтә.  Мин шундый дәрәҗәгә менгезүләренә каршы түгел, әлбәттә. Моның өчен халкыма рәхмәт кенә әйтә алам.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International