Урлауларга юл куелмады

2014 елның 12 феврале, чәршәмбе
Россия Эчке эшләр министрлыгының Буа районы буенча бүлеге каршындагы ведомостводан тыш сак бүлекчәсе коллективы узган ел үз карамагына тапшырылган объектлардан урлауларга юл куймады.
 Бүлекчә 2013 елда үзәкләштерелгән сак пультына тоташтырылган төрле милек формасындагы  326 объектка хезмәт күрсәтте. Шуның 182сендә ул  ведомстводан тыш сак бүлегенең полиция наряды хәвеф төймәсе ярдәмендә башкарыла. Төрле формадагы  милек хуҗаларының безнең хезмәтчелеккә ышанычы елдан-ел арта бара. Мәсәлән, 177 квартира хуҗасы үз мөлкәтен  сак астына куюны кирәк дип тапты. Шулай ук 94 урында башка төрле  шәхси мөлкәт – йортлар, гаражлар, аерым биналар   хәвеф төймәсе ярдәмендә ведомстводан тыш сак бүлекчәсе пультына тоташтырылды.  
2013 елда безнең оешма сакланучы объектлар санын арттыруда зур эш башкарды. Заманча, сертификатлаштырылган техник чаралар кулланып тагын 51 объект, 36 квартир хуҗасы, тагын  шәхси мөлкәт сакланучы 22 урын сак астына алынды.
Полициянең мобиль наряды хезмәткәрләре  шәһәр урамнарын патрульләү вакытында, шул исәптән сакланучы объекттагы хәвеф сигнализациясе төймәсенә басып чакырулар нәтиҗәсендә  22 җинаятьне ачуга ирештеләр. Аларның 7се урлаулар белән бәйле. Вак урлаулар белән бәйле 34  хокук бозучы Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар турындагы кодексының 7.27 маддәсе нигезендә беркетмә тутырылып, эш суд каравына җибәрелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International