Агрофирмаларда һәм җирле үзидарәләрдә еллык эшчәнлеккә нәтиҗәләр ясадылар

2014 елның 13 феврале, пәнҗешәмбе
 Киләчәккә планнар билгеләү быел активрак барды.
Муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов катнашында Тимбай авыл җирлеге үзидарәсендә узган очрашуга авылларның бүгенге торышы һәм киләчәге турында кайгыртып яшәүчеләр килгән иде. Авыл җирлеге башлыгы Радик Вәлиев тантананы авыл тормышындагы төрле эшләрдә актив катнашучыларга һәм ярдәм итеп торучы авылдашларга чиксез рәхмәтен белдереп, истәлек бүләкләре тапшырудан башлады. Әнә, сәхнәгә күтәрелгән Фәрдәния Вәлиева, Хәтия Әхмәдуллова, Миләүшә Вәлиева, Ирек Шәкүров, Гыйниятулла Гарифуллин, Владимир Павлов, Рамил Әбдрәхимов, Алмаз Ибәтов кебек уңган-булган үрнәк шәхесләр турында бик күпне язып булыр иде. Бу авылда элек-электән уңган, тырыш гаиләләр яшәгәнлеген күптән белә идем. Халыкның уңганлыгын төзек йортларыннан да күреп була. Йорт дигәннән, биредә төрле дәүләт программаларыннан да белеп файдаланалар. Шәхси хуҗалыкны үстерү программасы буенча былтыр 21 кредит алынган. Һәр йортта да җәен 100әр баш каз асрыйлар.
Ташкичүдә биш кибет, бер мини пекарня халыкка хезмәт күрсәтә. Дүрт фермер хуҗалыгы үз эшен нәтиҗәле алып бара. Авыл эшмәкәрләренең җирле үзидарә белән тыгыз элемтәдә торып, аңлашып эшләүләре дә күпләргә үрнәк булып тора. Нурислам Шәрәпов, Фәнсаф Нигъмәтуллин, Алмаз Ибәтов, Миләүшә Вәлиева, абыйлы-энеле Венер һәм Әсфир Хисаметдиновлар ярдәме белән авылдагы төрле чаралар югары әзерлектә уза. Андый игелекле кешеләр Ташкичүдә тагын бар әле. Тәлгать Яруллин урамнарга 200 төпкә якын агач утырткан. Мәктәп урамына үз акчасына 450 метр арадагы юлга таш салдырган. Фирдүс Хәйруллин Яңа урамда 700 метр арада таш алыштырды. Вилдан Шәрәфетдинов белән Рамил Абдрахманов лаеклы ялга чыкканчы хуҗалыкта төрле җаваплы хезмәтләрне башкардылар. Хәзер дә өйдә кул кушырып утырмыйлар. Зират эчендәге кипкән агачларны кисеп, җыештырып торалар.
Агрофирма директоры Әлфак Нигъмәтуллинның да авылдашларына әйтер сүзләре күп иде. Әнә, быел бергәләп авылның юбилеен – 350 еллыгын үткәрү эшләрен башлап җибәргәннәр. - Аңа кадәр башкарыласы эшләр күп әле. Шуның берсе Бөек Ватан сугышынды Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек. Авыл уртасында сугышта һәлак булучылар хөрмәтенә яңа һәйкәл өлгертү эшенә керештек. Уңган, тырыш халык булганда алда торган бурычларның үтәлешенә шик юк,- диде ул.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International