Багучыга барма, башыңа бәла алма

2014 елның 13 феврале, пәнҗешәмбе
Буалы А. телевизордан күрсәтелгән номерга шалтыратып экстрсенстан ярдәм, ә тегесе аннан акча сорый.
Шәһәрдә яшәүче ханым телевизордан  экстрасенслар турында тапшыру карый. Анда бәлагә тарган, бозыгы булган кешеләргә ярдәм итү өчен телефон номерларын да күрсәтәләр. Ханым бер номерны язып ала һәм шалтырата. Элемтәгә  чыккан хатын-кыз бик теләп булышачагын әйтә һәм хезмәте өчен 32 мең сум акча сорый. Мөрәҗәгать итүче миндә андый сумма юк дип, хезмәт күрсәтүдән баш тарта. Ләкин “багучылар” үҗәт булып чыгалар, икенче көнне башка номердан апага тагын шалтыраталар. Бу юлы акча сорап ачуланып сөйләшәләр. Телевизор караучы куркуыннан телефонны “өзеп” үк куя.  Икенче көнне мошенниклар аннан, әхлакый һәм матди зыян бәясен дә кушып, 150 мең сум акча таләп итәләр.
Ханым экстрасенслар белән бәйләнгәненә нык үкенеп, район полиция бүлегенә килә. Ә мондый фактлар аларга таныш инде –  узган ел олы яшьтәге ир-ат әлеге тапшыруны карап, “тылсымчылар” белән элемтәгә кереп, акча да җибәргән. Бу хакта полиция хезмәткәрләренә аның оныгы хәбәр иткән.
Район эчке эшләр бүлеге халыкны шарлатаннарга ышанмаска, алар белән элемтәгә кермәскә чакыра. Мондый хәл була калса, 02, 3-12-88 саннарын җыеп, полициянең кизү тору бүлегенә хәбәр  итү хәерле.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International