Имтиханны – он-лайн режимда

2014 елның 17 феврале, дүшәмбе
Быел мәктәп чыгарылышларының бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыруын он-лайн режимда  карап булачак. Республиканың 35 районы имтихан үткәрү пунктын видеокүзәтү чаралары белән җиһазлау буенча федераль программага керде. Алар арасында  Буа да бар. Район мәгариф идарәсенең өлкән методисты, бердәм дәүләт имтиханын үткәрү буенча җаваплы координатор Рамил Фәхретдиновта әлеге яңалык хакында тәфсилләбрәк сөйләвен һәм башка яңалыклар белән таныштыруын үтендек.
- Районда имтихан үткәрү пункты быел бер җирдә  – шәһәрнең 1 номерлы мәктәбендә генә булачак. Видеокамералар имтихан үтүче бөтен аудиторияләргә дә куелачак. Аларны “Таттелеком” урнаштырачак. Барлык теләүчеләр, шул исәптән ата-аналар да, сайтта баласы утырган аудиторияне табып, имтихан барышын күзәтә алачак. Таләпләр катгыйлану моның белән төгәлләнми әле. Видеотрансляция өзелгән очракта имтихан нәтиҗәләре юкка чыгарылачак һәм аны кабат тапшырырга кирәк булачак. Видеоязма өч ай дәвамында саклана, димәк дәгъваларны кире шул вакытка кайтып тикшерү мөмкинлеге бирелә. Моннан тыш, 80нән югарырак балл җыючылар күп булган аудиторияләрне дә кабат күз уңыннан кичерәчәкләр Рособрнадзорда. Имтихан вакытында кесә телефоннарын файдалануны булдырмау масатында металл эзләгечләр куллану да төп таләпләрнең берсе. Элемтә сигналларын йотучы чаралар да урнаштырылырга мөмкин. Имтиханга телефон алып керү факты гына да укучыны аннан чыгарып җибәрүгә сәбәп булачак һәм иң аянычы – ул быел  кабат тапшыруга кертелмәячәк. Алдагы елларда мондый җәза телефоннан файдаланган очракта гына бирелә иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International