“Ак калфак” оешмалары ишәячәк

2014 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы районнары җирлекләрендә “Ак калфак” бөтендөнья татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмаларын төзү планлаштырыла.
Бу Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының эш планы нигезендә 2014 елның май аенда Казан шәһәрендә узачак Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумына әзерлек кысаларында гамәлгә ашырыла. Шул максат белән 18 февраль көнне Бөтендөнья татар конгрессы бинасында җыелыш үткәрелде. Анда барлык районның “Ак калфак” оешмасы бүлекчәсе җитәкчесе, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, Язучылар берлеге әгъзасы, шәһәрнең академик Р.З. Сәгъдиев исемендәге урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлнур Хәлил кызы Айзетуллова катнашты һәм уй-фикерләре белән уртаклашты.
Гакыйл Камалетдинов,
Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының җирле бүлекчә җитәкчесе.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International