Буалылар да – олимпиада призерлары

2014 елның 25 феврале, сишәмбе
Татар теле һәм әдәбияты буенча республика фән олимпиадаларында буалылар триумфы булды.   Лицей-интернатның 11 “А” сыйныфы укучысы Ләйлә Хәбибуллина татар әдәбияты буенча абсолют җиңүгә иреште. Тагын өчәү – шул ук уку йортыннан 10 сыйныфтан Чулпан Гатауллина һәм Вахитов исемендәге гимназиядән 9 сыйныф укучысы Раилә Фәхретдинова әлеге фәннән, лицей интернатның 10 сыйныфыннан Гүзәл Вәлиева һәм 11 “А” сыйныфтан Фәнис Җиһаншин татар теленнән призерлар булдылар. Моның өстенә буалы укучылар команда исәбендә татар әдәбиятыннан беренче урын алдылар.  Аларның укытучылары Гүзәлия Галимовны,  Гөлназ Зыятдинованы, Рузинә Низамиеваны да зур җиңүләре белән котлыйбыз!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International