II республикакүләм фәнни – гамәли конференция узды

2014 елның 3 марты, дүшәмбе
“Киләчәге бар милләт без, шәхесләргә бай милләт без” дигән исем астындагы әлеге чара кунакларының очрашу урыны - шәһәрнең Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәбе булды.
Конференцияне оештыручылар - ТР Мәгариф һәм Фән министрлыгы, ТР Язучылар берлеге союзы, Район Советы, район мәгариф идарәсе.
Якташ язучыларның иҗат үзенчәлекләре, шагыйрь Ренат Харис һәм музыка сәнгате, туган якның халык авыз иҗаты, туган як һәм күренекле шәхесләр темаларына язылган барлыгы 81 фәнни эш каралды. Шуның 48е икенче турга узды. Бу хактагы тулырак мәгълүматны безнең сайттан киләчәктә укый алырсыз
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International