“Хәтер маршы” Буа буйлап атлый

2014 елның 4 марты, сишәмбе
Шушы көннәрдә Буада Казан Кремлендәге Бөек Ватан сугышы Музей-мемориалы мөдире Михаил Черепанов булып китте. Аның максаты – районның тарих укытучылары күз алдында Бөек Ватан сугышы чынбарлыгын документларга таянып яңадан бастыру һәм алар аша моны укучыларга да ирештерү иде. Шулай ук тарихчы тагын бер изге миссия башкарды – хәбәрсез югалган сугышчыларның балаларына, якыннарына аларның кайда һәм ничек һәлак булуы турында кыйммәтле  мәгълүматлар тапшырды. Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап үткәрелүче бу акция “Хәтер маршы” исемен йөртә.
Дәреслекләр Ватан сугышы турында аз сөйли
Укытучылар белән очрашуда Михаил Валерьевич мәктәп дәреслекләренең Бөек Ватан сугышы турындагы темаларны яңа дәлилләнгән фактлар белән тулыландырырга тәкъдим итте. 1980нче елдан бирле әлеге теманы ныклап өйрәнүче тарихчы архивтагы, “Эзләнүчеләр” отряды алып барган эзләнүләр вакытында табылган дәлилләр, башка документларга таянып сугышка кагылышлы байтак фактлар ачкан. Мәсәлән, Гитлер СССРга һөҗүм иткәндә илнең 190 миллионнан күбрәк халкыннан 50 миллионын гына калдырырга планлаштырган. Калганнарын – кырып бетерергә. Бу явыз ниятне тормышка ашыру максатында Узедом утравындагы яшертен үзәктә нацист рейхының ракета коралы җитештерелә һәм сынау үткәрелә. “Фау-2” старт җайланмаларының төгәл координтын 1945 елның 8 февралендә Узедом концлагереннан качкан летчик-сынаучы Михаил Девятаев җиткерә. Бу полигонга һава атакасын уңышлы башкару һәм аны тар-мар итү мөмкинлеге бирә.    
- Шулай ук “Японияне җиңгән өчен” медале ни өчен бирелү белән кызыксынучылар булдымы икән?  Немец фашистларын җиңгәннән соң совет солдатлары япон самурайларына каршы сугышалар. 1945 елның 2 сентябрендә совет сугышчылары дошманның биологик корал базасын тар-мар итәләр. Бу көнне икенче Җиңү итеп зурлап билгеләп үтәргә хакыбыз бар, - дип сөйләде ул.
Ватан тарихы дәреслекләрендә Бөек Ватан сугышы темасын өйрәнүгә бик аз вакыт бирелә. Михаил Валерьевич фикеренчә, моның белән килешергә ярамый. Без җиңүче халык, яңа буыннар моны белергә һәм онытмаска тиеш. Кызганычка каршы, яңадан нәшер ителәчәк бердәм тарих дәреслекләрендә 1941-1945 еллардагы сугышны өйрәнүгә тагын да азрак сәгатьләр бирелгән. Кыскасы, Бөек Ватан сугышы турында чынбарлыкны укучыга җиткерү  укытучының инициативасына бәйле булып кала. Очрашу ахырында Михаил Черепанов һәрберсенә үзе сөйләгәнне раслаучы документлар чыганаклары, “Эзләүче” отряды тапкан дәлилләр турында электрон мәгълүматлар да калдырды.
Хәбәрсез югалганнарның хәбәре кайтты
“Хәтер маршы” икенче көнне шәһәрнең Ял үзәгендә дәвам итте. Анда Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган һәм эзләнүчеләр тырышлыгы белән кайда, ничек һәлак булулары, җирләнүләре ачыкланган сугышчыларның якыннары чакырылды. “Эзләүче” отряды әгъзалары безнең районнан 33 кеше турында шундый мәгълүмат барлаганнар. Аларны мәрхүмнәрнең балаларына, туганнарына ирештерделәр. Арада берничәсе немец тоткынлыгында тотылганнар. Фашист хәйләкәр: тоткыннар качмасын, качса, танып булсын өчен аларны сыйфатлы фотога төшергән, бармак эзләрен дә салдырган. “Хәбәрсез югалган” тамгасы белән әсирләрнең шул рәвешле фоторәсемнәре бүгенге көнгәчә төгәл сакланган. Залда әлеге фоторәсемнәрдән әтиләрен беренче тапкыр күрүчеләр дә булды. Күз яшьләре дә тыелмады.
Аңлашылмаучанлыклар да бар. Хәбәрсез югалучыларның берсе санитар частьта үлгән. Бу хакта документлар бар. Санчасть ни сәбәпледер үлем язуын хәрби комиссариатка, хәтта өенә дә түгел, ә фронтка җибәргән. Шул сәбәпле балалары аның үлеме-тереме икәнен белмичә, “хәбәрсез югалган”  әтиләрен көтеп картайганнар.  
Соңыннан эзләүчеләр һәм һәлак булган сугышчыларның туганнары, якыннары Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташлар истәлегенә куелган мемориалга веноклар һәм чәчәкләр салдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International