28.02.2014 Буа туган якны өйрәнү музеенда татар рәссамы, скульпторы Б.Урманчының 117-еллыгы уңаеннан, аның шәкерте Зәки Мөхәмәтшинның сәнгать әсәрләрен тәкдим итү күргәзмәсе оештырылды. Кичәдә рәссамның улы КФУ ның геология фәннәре докторы Рөстәм Мөхәмәтшин, Апас районының Иске Йомралы авыл советы рәисе Мансур Саттаров., Апас туган якны өйрәнү музее директоры Рәмис Ногманов, Казан шәһәренең мемориал музее директоры Михаил Черепанов, Буа районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсъәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова, шәһәренең 1 һәм 2 нче номерлы сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучылары катнашты.