Әлки курчак театры Дипломга ия булды.

2014 елның 7 марты, җомга
Әлки мәдәният йортында курчак театры барлыгын белүчеләр бармы икән? Менә шушы коллектив күптән түгел балалар-яшүсмерләр һәвәскәр һәм курчак театры коллективларының “Иделкәем” республика смотр-конкурсының зона этабында  Дипломга ия булды.
Директор Алсу Гыйниятуллина җитәкчелегендәге коллектив Габдулла Тукайның “Кәҗә белән сарык” әкиятенең шагыйрь Гәрәй Рәхим курчак театры өчен сәхнәләштерелгән вариантын күрсәтте. Читән белән әйләндереп алынган авыл йорты. Ә төп рольләрдә – Кәҗә белән Сарык курчаклары, Әби белән Бабай, Авыл бае. Спектакльнең сюжеты Тукай әкиятеннән азга гына аерыла. Ә курчаклар белән Рузил Зәйнетдинов, Рүзәл Сибгатуллин, Алинә Ибатуллина, Айгөл Фәхретдинова, Ләйсән Шәрипова “уйныйлар”, геройлар аларның тавышлары белән “сөйли” дә.  Иң кызыгы спектакльдә борынгы авыл йорты эче бөтен чынбарлыгы белән чагылдырыла: күмер соскычлар, чуен, кисәү, табагач тора.
- Кечкенә чагымда “завклуб” Шакирә апа, өегез зур дип, авылга килгән артистларны кунарга безгә кертә иде. Шунда курчак театры чыгышын да карарга насыйп булды. Курчаклар ярдәмендә шундый истә кала торган образлар тудыра алганнарына сокланган идем. Нигә үзебезнең мәдәният йортында да шундый театр оештырмаска, дигән фикергә килүемә байтак. Район мәдәният йортының кадрлар бүлеге мөдире Гөләндәм апа Хәмитова, кем әйтмешли, ноктасын куйды: аның булдырасың, Алсу дигән сүзләреннән соң, җиң сызганып тотындым. Менә ун елдан бирле курчаклар белән уңышлы эшләп киләбез, - ди Алсу Гыйниятуллина. Ире Назыйф, сәнгатькә гашыйк авылдашы Таһир Галиуллин, аның хатыны Рәйнә дә идеяне “күтәреп алдылар”. Әйләнеп йөрүче, төрле декорацияләр эләргә яраклы сәхнә ясап куйдылар. Рәйнә декорацияләр ясаша. Әкият геройларын киленнәрне Алсу балалар белән бергәләп тегә.
Алдагы елларда Абдулла Алишның “Тукмар белән Чукмар”, “Ил гизүчеләр һәм хәйлә сөючеләр”, Батулланың “Сәяхәтче әтәч”, “Эт үзенең хуҗасын ничек эзләгән” дигән әсәрләрен сәхнәләштергәннәр. Балалар курчак театры түгәрәгенә бик теләп йөриләр.
- Алсу апа, миңа да роль бирегез әле дип, уйнарга атлыгып торалар. Мәктәп белән клубның бер бинада урнашуы тагын уңай. Укучылар дәресләр бетүгә репетициягә киләләр. Яшь артистлар мәктәп директоры Илдар Гыйниятуллин, Исәк мәдәният йорты директоры Рафыйк Барышев ярдәмендә Бик-Үти, Аксу, Норлат, Кайбыч авыллары мәктәпләрендә узган ел бик уңышлы чыгышлар ясадылар, быел да “гастрольгә” чыгарга исәпләп торалар. Туган авылына кайткан Казан дәүләт медицина академиясе ректоры Камил Зыятдиновка да берничә спектакльдән өзек уйнап күрсәттеләр. Кадерле кунак курчак театрында шөгыльләнүчеләрнең эшен күреп бик мактады. Балаларга мөрәҗәгать итеп:
-Сез күңелегездә булган уй-фикерләрегезне, хыялларыгызны да башкаларга җиткерергә, тамашачы күңелендә уңай эмоцияләр тудырырга тырышасыз. Әдәбият-сәнгатьне яратучы кешенең күңеле чиста, хисләре саф була аның, - диде. Әлки мәктәбе, анда кайнап торган тормыш турында 9 гыйнвар көнне “Яңа гасыр” радиотелекомпаниясе журналистлары махсус тапшыру әзерләп күрсәттеләр. Шул тапшырудан соң без дә курчак театры оештырырга телибез,  нәрсәдән башладыгыз,  дип шалтыратучылар да булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International