Ярсу атлар туктатучы Дилә

2014 елның 7 марты, җомга
Дилә кечкенәдән атлар яратты.  Алты яшьлек чагында ук ял итәргә яткан ияр-йөгәнсез бахбайлар өстенә курыкмыйча утырды. Тегеләре торып кузгалып киткәч, ялларына ябышып, рәхәтләнеп “биектә” йөри иде.
Сабый баланың мондый хирыслыгы, егетләргә дә биргесез кыюлыгы  юртаклар асраучы, аларга тарантас җигеп йөгерү остасы әтисе Фаяз Фазлыев күңелен әсир итә. Үзенең дәвамчысы булуына бик шатлана ул.  Һәм кызына 12 яшь тулгач чабышкы ат алып бирә. Дилә шул  елны Удав кушаматлы аты белән район Сабан  туенда беренче җиңүен яулый. Ул чакта күпне күргән ат чабышларын яратучылар да кызның мондый сәләтенә, үзен ат өстендә иркен тотуына сокланып та, гаҗәпләнеп тә “тел шартлаткан” иде.  Аннан курку белмәс, үҗәт Диләне чит төбәкләрдә дә таный, үз итә башладылар. Алай гына да түгел, Буада, күрше-тирә районнарда, төрле авылларда үткән ат чабышларында финиш сызыгын беренче булып үтә ул. Казанда, Ульяновск өлкәсендә, Чуашстан Республикасында оештырылганнарында да  алдынгылыкны бирми диярлек. Бүген ул алган бүләк-дәрәҗәләрнең исәбе-саны юк.
Ире Илсур да атларга мөкиббән, шулай ук күп санлы җиңүләр яулаган кеше. Галимҗановларны шушы уртак мавыгу кавыштырды да. Ярышларда сынатмау гына түгел, малкайларны тәрбияләү серләренә дә төшенеп, бүгенге көндә мәрхүм Фаяз абыйның эшен бик теләп дәвам итәләр.  Бахбайлары санын уникегә җиткерделәр. Киләчәктә юртак-чабышкыларны тагын да ишәйтергә исәплиләр. Илсур крестьян-фермер хуҗалыгы рәсмиләштергән, 25ләп атка исәпләнгән конюшня төзергә җыена. Урынын билгеләгәннәр инде. Бүген Галимҗановлар алда торган Сабан туйларына әзерләнәләр – малкайларны да, үзләрен дә формада тотарга кирәк.
Атлар алар өчен күптән тормыш рәвеше икәнлеге бер сүздән аңлашыла. Урынсыз булса да, Диләгә:
- Мондый җаваплы, авыр, күп көч, чыгымнар таләп итүче, шул ук вакытта имгәнүләр алу куркынычы зур булган хезмәткә алынуыгызга үкенгәнегез булмадымы?- дигән сорауны бирми булдыра алмады.
- Һич юк. Бу бит инде безнең каныбызга сеңгән. Атсыз яшәүне күз алдына да китерә алмыйбыз,-дип җавап бирде ул.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International