Сак булыгыз: кар түбәдән “яварга” мөмкин

2014 елның 12 марты, чәршәмбе
Район оешма-предприятиеләре арасында административ биналары түбәләрен үз вакытында кардан арындырмаучылар бар.
Моны Буа шәһәр прокуратурасы Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең территориаль бүлеге белгечләре белән берлектә оешма-предприятиеләрдә гадәттән тыш хәлләрне кисәтүгә һәм халыкны түбәдән кар, боз төшүдән саклауга юнәлтелгән законның үтәлешен тикшергән вакытта ачыклады. Шәһәрнең “Орхидея+“  чикләнгән җаваплылыклы җәмгыятенең “Резеда” ресторанына керү ишеге өстендә  түбә кырыена чыгып торучы кар-боз тупланган иде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча шәһәр прокуроры тарафыннан җәмгыять директоры Илдар Хәйретдиновка карата Россия Федерациясе Административ хокук бозулар турындагы кодексының 6.4 маддәсе буенча эш кузгатылды.  Җитәкчегә закон бозуларны читләштерү турында    кисәтү кәгазе бирелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International