Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Буа муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
БУА РАЙОНЫ ҺӘМ БУА ШӘҺӘРЕ ТАРИХЫ
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Яшь гаиләләргә торак
"Якты Алан" торак комплексы
Районның инвестиция паспорты
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары
Район тормышы
Кире элемтә
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Илкүләм проектлар
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Электрон хезмәтләр
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль (күзәтчелек)
Статистик мәгълүмат
Бюджет
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәш
Буа муниципаль районы комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Халык дружиналары
Инициатив бюджетлаштыру
Буа муниципаль районының иҗтимагый советы
Ситуацион үзәк
«Сугыш хатын–кыз йөзе түгел»
Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман
Муниципаль-хосусый партнерлык
«Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет – кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Элемтәгә чыгу өчен мәгълүмат
Законнар һәм нигезләмәләр
Мөрәҗәгатьләрнең, гаризаларның билгеләнгән рәвешләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм
Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының социаль өлкә инновацияләре үзәге
Татарстан Республикасы коммерциягә карамаган оешмалар порталы
«Матбугат хезмәте»
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Элемтәләр
"Байрак" ("Знамя, Ялав") газетасы
Документлар
Прокурор җавабы актлары
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ КОНСТИТУЦИЯСЕ
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Статуслы документлар
Документлар проектлары
Буа муниципаль районы Советы карарлары
Буа муниципаль районы башлыгының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Буа муниципаль районы Башкарма комитетының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Халык өчен мәгълүмат
Илкүләм террорчылыкка каршы комитет хәбәрчесе
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Норматив-хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза
Шәһәр төзелеше
Муниципаль районнар
Буа муниципаль районы
Туган җире җибәрмәде
2014 елның 12 марты, чәршәмбе
Кечкенәдән колхозда төрле эшләрдә катнашып, авырлыкларны үз җилкәсендә татып үскән егет киләчәген җир эше белән бәйләячәген белә иде. Тик язмышы аны җитештерүнең төрле тармакларында сынады, ә ул һәркайда макталып килде.
Зөфәр Садыйков Кырык Садак авылында тату һәм ишле гаиләдә җиденче бала булып туды. Әтиләре Фатыйх абый гомере ике улын да үзе белгән бөтен нәрсәгә өйрәтте. Ир кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз дия иде, мәрхүм. Моның чыннан да шулай икәнлеген Зөфәр еллар узган саен күбрәк аңлады. Мәктәпне тәмамлаганнан соң ике дә уйламыйча “Заря” колхозында слесарь булып эшли башлый. Озакламый аны армия хезмәтенә алалар. Хәрби бурычын үтәп кайткач, колхоз җитәкчелеге аның эшкә сәләтен күреп, комплекслы бригада бригадиры итеп билгели. Шул вакытта әтисенең ныклы таянычын тоя ул, аның акыллы киңәшләре теләсә нинди авырлыкларны җиңәргә дә этәргеч була. Колхозның данын тагын да күтәрү өчен аңлашып эшләү генә аз булуын аңлап, югары уку йортын тәмамлый, агроном белгечлеге ала. Дипломлы белгечне эшкә берничә җиргә чакырп торсалар да, туган җирен ташламый. Буа шикәр заводының чимал бүлегенә агроном-инспектор булып кайта, аннан аны элеватор җитәкчесе, бүгенге көндә мәрхүм Ислам Сафин директор урынбасары итеп чакыра. 7 ел аңлашып эшлиләр алар. Акыллы җитәкче яшь белгечне күп нәргәгә өйрәтә, моның өчен аңа әле дә мең рәхмәтле Зөфәр абый.
Менә ул кабат туган авылында – 32 яшьлек Зөфәр Фатыйховичны, күптәнге хыялын тормышка ашырып, колхоз рәисе итеп билгелиләр. Тик хуҗалыкның гына гөрләп торган заманнары узган. Дәүләт бернинди ярдәм күрсәтми, техника базасын яңартып тормагач, алары да еш чыгымчылый. Шулай да зарялылар язгы чәчүне тәмамлау турында ел саен беренчеләрән булып рапорт бирәләр, бөртеклеләрдән дә моңарчы күрелмәгән уңыш җыеп, дәүләткә тапшыралар. Барысы да үз урынына басты, дигәндә генә тагын яңа вазыйфага – инде бөтенләй башка өлкәгә күчерәләр. Көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинатында да җитәкче буларак үзен күрсәтергә өлгерә, оешмага яңа сулыш өрә. Район җитәкчелеге алмашынганнан соң кабат авыл хуҗалыгына, “Кыят” тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгына кайта. Зөфәр Фатыйхович хезмәт елларының бу чорын иң уңышлысы дип саный. Мөгезле эре терлекнең баш санын арттыралар, фермаларның барлык биналарына капиталь ремонт ясыйлар. Авыл чиркәвен яңарту да җитәкче инициативасы була. Нәрсәгә генә алынса да, аңа кадәр эшләгән Владимир Сафроновның зур булышлыгын тоя, грамоталы, тәҗрибәле белгечләрнең киңәшләренә таяна.
Шулай бай хезмәт тәҗрибәсе туплаган Зөфәр Садыйков менә 13 инде ”Татмелиорация” ачык акционерлык җәмгыяте системасындагы “Гидросервис” җәмгыятен җитәкли. Югары Лашчыда, Мөкерледә, Яңа Суыксуда, Ырыңгыда, Иске Тинчәледә, Кайбычта буаларны капиталь төзекләндереп, Яшевка, Кызыл Октябрь авылларында яңаларын төзеп, күпме рәхмәт сүзләре ишетте ул. Яңа Тинчәле кырларын ясалма сугарып, уңдырышлылыкны арттыру да әлеге оешма рәхмәтендә ирешелә. Үзебезнең районнан читкә чыгып та хезмәт күрсәтәләр. Авыл хуҗалыгы предприятиеләренә ярдәмнәре дә зур.
Кайда гына эшләсә дә, Зөфәр Фатыйхович үзен оста оештыручы, грамоталы белгеч, кешеләр белән уртак тел таба белүче җитәкче булып танытты, коллективта хөрмәт казанды. Әлбәттә, аның хезмәтен Хөкүмәтебез дә югары бәяләде. Ул “Агропромышленность комплксының мактаулы хезмәткәре” исемен йөртә, “Татмелиорация”нең көмеш билгесенә, күпсанлы Мактау грамоталарына һәм рәхмәт хатларына лаек булды.
Ә аның өчен беренче урында һәр башлангычка этәргеч бирүче, өметләренә ышанучы гаиләсе булды. Тормыш иптәше Зифа белән бер ул һәм кыз тәрбияләп үстерделәр. Земфира юрист белгечлеге алып, уңышлары белән сөендерә, уллары Занил әлегә мәктәптә укый. Үзе әтисе үрнәгендә тәрбияләнгәнгә балаларын да максатка ирешү өчен эштән курыкмаска өйрәтә. Тырыш җитәкче булудан тыш, ышанычлы гаилә башлыгы, яраткан әти дә булган Зөфәр Фатыйх улына шушы көннәрдә 50 яшь тула. Гомер бәйрәмен түгәрәк каршылаучы юбилярга җиткерелгән җылы теләкләргә без дә кушылабыз.
Оценить материал и/или оставить мнение
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
апрель, 2026 ел
«Президент академиясенең Халыкара җәйге кампусы» XIV мәгариф форумында Татарстан делегациясенә гариза бирү кампаниясе башланды
Татарстан Республикасы делегацияне «Президент академиясенең Халыкара җәйге кампусы» XIV мәгариф форумына төзи башлый, ул 15 июльдән 21 июльгә кадәр «Зөя калкулыклары» бөтенсезон шәһәр-курортында узачак. Заявкалар кампаниясе башланды инде: республиканың югары уку йортлары студентлары сайтта гариза бирә ала https://atmrt.ru/campus 2026 елның 24 маена кадәр.
Татарстанда «Иң яхшы хат язу дәресе» конкурсына эшләр кабул итү дәвам итә
Ел саен үткәрелә торган эпистоляр осталык конкурсын Россия почтасы Мәскәү дәүләт университеты белән берлектә үткәрә.
2026 елның 20 апреленә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның оператив көндәлек фаразы
Болытлы. Яңгыр, урыны белән көчле. Төнлә һәм иртән урыны белән томан.
19
апрель, 2026 ел
2026 елның 20 апреленә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның оператив көндәлек фаразы
Болытлы. Яңгыр, урыны белән көчле. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Җил төньяк-көнчыгыштан, көньяк-көнчыгышка күчеп, секундына 6-11 м, урыны белән тизлеге 14 м/с ка кадәр җитә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз