Буада ел саен 1,5 меңгә якын укучы тестлаштыру уза

2014 елның 14 марты, җомга
Укучыларны, студентларны “көтелмәгәнлек эффекты” белән наркотикларны куллану-кулланмавын тест ярдәмендә тикшерүдә яңалыклар кертелде.
Узган елның декабрь аенда гамәлгә кергән 120 номерлы федераль закон нигезендә тестлаштыру үткәргәндә көтелмәгәнлек эффекты тулысынча сакланырга тиеш – элек бу чара хакында уку йортлары җитәкчеләре 24 сәгать алдан белсәләр, хәзер аларны да кисәтеп тормаячаклар.
Тагын бер яңалык – әгәр дә 15 яшен тутырган яшүсмернең тест ярдәмендә наркотик яисә психотроп матдә кабул итүе ачыклана икән, бу хакта ата-анасына һәм уку йортына белгертеп тормыйлар, бу табиб серен ачу кебек кабул ителәчәк. Моннан соң яшүсмер профилактик исәпкә куелачак.  Әгәр дә ул медицина хезмәткәрләренең таләпләрен үтәүдән баш тартса,  профилактик эшкә ата-аналар, балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия әгъзалары җәлеп ителәчәк.
Татарстанда 2006 елда башланган укучыларны, студентларны тестлаштыру процессына карата бәхәсләр әле дә тынмый. Күпләре бу чараны бик мөһим дип саный, яшүсмернең наркотик куллануын иртә стадиядә ачыкларга, шуның белән аны коткарып калырга ярдәм итә дигән карашта. Икенчеләре тестлаштыруның эффекты юк, диләр. Статистика соңгыларының фикеренә каршы чыга – республикада ун ел эчендә 68 мең яшүсмер тестлаштыру үткән, шуның 14 енең наркотик һәм психотроп матдә кулланганлыгы ачыкланган. Алар барысыда диярлек  нарколог күзәтүе астында беренчел дәвалану курсы узып, “үтергеч” гадәттән баш тартканнар.
Районда тестлаштыру соңрак, 2008 елда гына башланды. Бу процедураны ел саен 1,5 меңгә якын укучы уза. Әлегә тикшерүнең уңай нәтиҗә биргәне юк. Моннан берничә ел элек “Клуб” операциясе барышында наркополицейскийлар шәһәрнең “Сафари” күңел ачу комплексында тест ярдәмендә ике яшүсмернең “кәефләндергеч” кабул итүен ачыкладылар. Аларның икесе дә башка шәһәрләрдән кайткан кунаклар иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International