Элекеге укучы – бүгенге иганәче

2014 елның 15 марты, шимбә
Иске Суыксу мәктәбенең 1978 елгы чыгарылышы Илдар Гыймадиевка уку йорты коллективы рәхмәт укый: ул биргән акчага сатып алган чаңгы таяклары, өр-яңа ксерокс өчен генә дә түгел...
“Стройгарант” чикләнгән җаваплылыклы җәмгыяте генераль директоры сыйфатында да туган мәктәбенә зур булышлык күрсәтә ул. Бу хакта зурдан кубып сөйләми булмый. Иске һәм Яңа Суыксу авылларының өч катлы мәктәбе быел моңарчы төшкә дә кермәгән шатлыклы үзгәрешләр кичерә. Территориядә урнашкан “Студенец” нефть кудыру станциясе җитәкчелеге төньяк-көнбатыш магистраль нефть үткәрү идарәсе аша бинаны ремонтлауга 10 миллион сум акча бирергә вәгъдә итте. Сумманы күчерү буенча кәгазь эшләре башланды инде. Ә хәзерге вакытта нефтьчеләр бүләге хисабына мәктәпне капиталь ремонтлау нәкъ кызуында. Аны Илдар Гыймадиев җитәкчелегендәге җәмгыять төзүчеләре башкара.
- Капиталь төзекләндерүне өченче каттан башладык. Хәзер эш икенче катка күчте. Тәрәзәдән алып идәнгә кадәр бар нәрсә яңартылды. Ремонтчылар чын мәгънәсендә намус белән эшлиләр.  Илдар Исламович һәр вак-төякне дә күздән кичереп, үзенә кебек эшләтә, - ди мәктәпнең директоры Илдус Әхмәтшин.
Подрядчы җәмгыять җитәкчесе туган мәктәбенә тагын да, тагын да яхшылык эшләү идеясе белән яши. Кышын ук физкультура укытучысы Рамил Җамалетдинов чаңгы таяклары санаулы гына калуга зарланды – тиз сыналар, ә директорның уку-укыту эшләре буенча урынбасары Лилия Җамалетдинова тагын бер ксерокс булса, бик әйбәт булыр иде дип теләде. Берничә көннән Илдар Гыймадиев биргән акчаларга 20 пар чаңгы таяклары сатып алдылар, өр-яңа ксерокслы да булдылар.
- Үз мәктәбем өчен бернәрсә дә жәл түгел. Хәлдән килгән кадәр булышырга әзер, - ди иганәче. Мондый чыгарылышлар мәктәпнең үзе өчен дә горурлык.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International