Уен йортлары уен зоналарында гына булырга тиеш

2014 елның 17 марты, дүшәмбе
Буа шәһәр прокуратурасы Буа районы территориясендә 2006 елның 29 декабрендәге “Комарлы уеннарны оештыру һәм үткәрү буенча эшчәнлекне дәүләт көйләве һәм Россия Федерациясенең кайбер закон актларына үзгәрешләр кертү турында”гы 244 номерлы федераль закон үтәлешен тикшерде.
Законның 5 маддәсенә туры китереп, комарлы уеннарны оештыру һәм үткәрү буенча эшчәнлек Законда каралган таләпләр үтәлгәндә комарлы уеннарны оештыручылар тарафыннан һәм Закон таләпләренә җавап биргән уен йортларында гына  гамәлгә ашырыла ала. Аларны мәгълүмати-коммуникатив челтәрләрне, шул исәптән Интернет челтәрен, шулай ук элемтә, күчереп йөртелүче элемтә чараларын файдаланып оештыру һәм үткәрү тыела.
 Уен йортлары бары уен зоналарында гына ачылырга мөмкин. Законның 9 маддәсенең 2 бүлегенә туры китереп, Россия Федерациясендә уен зоналары Калининград өлкәсендә, Алтай, Приморье, Краснодар  крайларында төзелә.
Тикшерү барышында әлеге өлкәдә хокук бозуларны профилактикалау максатында Буа шәһәр прокуратурасы хезмәткәрләре сәүдә комплекслары, күңел ачу клублары, спорт учреждениеләре, шулай ук базарлар җитәкчеләрен закон бозуга юл куелмаска тиешлегенә кисәттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International