Фермерлар язны нинди әзерлектә каршылый

2014 елның 17 марты, дүшәмбе
Районда бүгенге көндә 62 фермер хуҗалыгы  карамагында 22 мең гектар сөрү җире исәпләнә. Бу гомуми мәйданның 23 процентын тәшкил итә. Анда чәчү эшләрен тиешле дәрәҗәдә үткәрү өчен бөтен мөмкинлекләр бармы? Муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов җитәкчелегендә бер төркем белгечләр берничә кустта фермерлар белән очрашып-аралашып, шуны ачыкладылар.
Җир эшкәртелмичә, чәчелмичә калмасын өчен беренче чиратта техника, чәчүлек җитәрлек  булырга тиеш. Фермерлар үзләре монда проблемалары булмавын әйтәләр. Ә белгечләр күләм белән бергә сыйфат турында да онытмаска кушалар. Чәчүлек материалга килгәндә, ул лабораториядә тишелешкә тикшертмичә һәм фитопатологик анализ ясатмыйча җир куенына салынырга тиеш түгел.  “Россельхозүзәк”нең Буа районара бүлеге начальнигы Радик Ибәтуллин әйтүенчә, моңа ел саен җаваплы караучы фермерлар бармак белән генә санарлык - Салават Айзатуллин, Салих Шәрәфетдинов, Илдус Хәлилов, Фәргать Сибгатуллов, Җәүдәт Ваһапов.  Ул башкаларны да бу өлкәдә алардан үрнәк алырга һәм барысын да өченче репродукциядән түбән орлык чәчмәскә, агулауда эшләүчеләргә медицина каравы үткәрергә чакырды. Җир хуҗалары үз чиратларында шулай эшләргә вәгъдә бирделәр.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлегенең механикалаштыру буенча консультанты Рәис Юнысов кырда, ындыр табакларында, техникада эшләүчеләргә техника куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрүнең дә мәҗбүри процедура икәнлеген искәртте. Ә моның өчен иң элек фермер үзе техника куркынычсызлыгы буенча укырга тиеш. Үз чыгышында ул техниканы көйләү, агрегатлаштыру буенча киңәшләрен дә җиткерде. Идарә начальнигы Радик Даутов минераль ашламаларга субсидияләр, язгы кыр эшләре чорында ташламалы ягулык-майлау материаллары, “60:40” дәүләт инвестиция программасы буенча техника алу тәртибе турында сөйләде.
Игенчелек буенча консультант Хәмит Гыйматдинов әйтүенчә, фермер хуҗалыкларында төп җитешсезлек чәчү әйләнешен сакламаудан гыйбарәт. Бу эш бары Фәргать Сибгатуллов, Җәмил Дәүләтшин, Сәйдәш Мусин, Фәнил Кадыйров, Фәнис Мифтахетдинов, Салават Айзатуллин хуҗалыкларында гына җайга салынган. Баш агроном туфракның уңдырышлылыгын күтәрү өчен борчак, сидераль парлар – карабодай, рапс, дезинфекцияләү  максатында солы чәчәргә, саламны яндырмаска, ә ваклатып кырга сиптерергә киңәш итте. Аннан соң кырга бер гектарга 10 килограмм исәбеннән азотлы ашлама кертү дә шарт. Болай итмәгәндә туфракта булганы да юкка чыгачак. Саламны яндырганда туфрак, кирәкле бөҗәкләр үлә.      
Азат Айзетуллов фермерларны белгечләр тарафыннан җиткерелгән киңәшләрне үтәргә һәм киңәшмәләргә даими йөрергә чакырды.
- Иң зур уңыш сездә булырга тиеш, чөнки сез үземә дип эшлисез,- диде ул.
Сөйләшүләр барышында җиргә кагылышлы башка мәсьәләләр дә каралды. Алар буенча  мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Азат Әхмәтҗанов, район башкарма комитеты җитәкчесе Сәлим Даутов, муниципаль район башлыгы урынбасары Валерий Егоров, авыл җирлекләре башлыклары киңәшләрен җиткерделәр, фикерләрен белдерделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International