Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Буа муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
БУА РАЙОНЫ ҺӘМ БУА ШӘҺӘРЕ ТАРИХЫ
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Яшь гаиләләргә торак
"Якты Алан" торак комплексы
Районның инвестиция паспорты
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары
Район тормышы
Кире элемтә
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Илкүләм проектлар
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Электрон хезмәтләр
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль (күзәтчелек)
Статистик мәгълүмат
Бюджет
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәш
Буа муниципаль районы комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Халык дружиналары
Инициатив бюджетлаштыру
Буа муниципаль районының иҗтимагый советы
Ситуацион үзәк
«Сугыш хатын–кыз йөзе түгел»
Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман
Муниципаль-хосусый партнерлык
«Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет – кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Элемтәгә чыгу өчен мәгълүмат
Законнар һәм нигезләмәләр
Мөрәҗәгатьләрнең, гаризаларның билгеләнгән рәвешләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм
Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының социаль өлкә инновацияләре үзәге
Татарстан Республикасы коммерциягә карамаган оешмалар порталы
«Матбугат хезмәте»
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Элемтәләр
"Байрак" ("Знамя, Ялав") газетасы
Документлар
Прокурор җавабы актлары
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ КОНСТИТУЦИЯСЕ
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Статуслы документлар
Документлар проектлары
Буа муниципаль районы Советы карарлары
Буа муниципаль районы башлыгының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Буа муниципаль районы Башкарма комитетының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Халык өчен мәгълүмат
Илкүләм террорчылыкка каршы комитет хәбәрчесе
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Норматив-хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза
Шәһәр төзелеше
Муниципаль районнар
Буа муниципаль районы
Тыңлагыз, халык уен кораллары оркестры уйный
2014 елның 18 марты, сишәмбе
Чормада тузан җыеп яткан гитара, гармуннар, хәтта гөслә дә эшкә китте, аннары балалайкалар тавышы кушылды – Чуаш Киштәге мәдәният йорты каршында халык уен кораллары оркестры оешты.
Әйтергә генә җиңел. Моның нинди мәшәкатьле эш икәнен авылның мәдәният йорты директоры Федор Петров барыннан да яхшырак белә.
- Халык уен кораллары оркестры оештырырга күптән теләдем. Хыялга ашмаслык булып тоелган иде, тырыша торгач, тәки оркестрлы булдык, - ди ул. Коллегасы – сәнгать җитәкчесе хатыны Тамара йорттан-йортка диярлек йөреп, авылдашлардан күптән ачмаган сандыкларны, шкафларны ачтырдылар, чормаларны айкаттылар. Эзләсәң, бар икән ул байлык! Владимир Бакланов һич кызганмыйча ике балалайка тоттырды, гитара, гармун, баян белән сөендерүчеләр дә булды, гөслә дә табылды. Дөрес, берсе дә идеаль хәлдә түгел инде. Ватылганнарын Федор үзе төзекләндерде. Баксаң, балалайкага гитара кыллары туры килә икән. Буа музыка мәктәбе биргән ике кече гөсләне күктән төшкән бәхет кебек кабул иттеләр. Шулай тупланган оркестр былтыр Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Василий Хмелев истәлегенә уздырылган “Тере тавыш” смотр-конкурсында районда икенче урын алды. Быел “музыкантларның” исәпләре зурдан: район мәдәният идарәсе аларга өр-яңа 7 бас-балалайка кайтартты. Португалиядә эшләнгән музыка кораллары нинди генә авазлар чыгармыйлар да, нинди генә көйләр башкармыйлар.
...Тик алар музыканы ишетә белүчеләр кулында гына “җанлана” шул.
- Оркестрга 4-10 сыйныф укучылары арасыннан иң музыка җанлыларын сайлап алдым. Атнага 4 тапкыр репетициягә җыелабыз. Оркестр составындагы төрле уен коралларында уйнарга өйрәтәм. Балаларга бигрәк тә балалайка ошый. Атаклы балалайкачылар Андрей Горбачев, Евгений Быков, Владимир Конов белән кызыксыналар,- ди Федор Васильевич.
Оркестр агач кашыкчылар, барабанчы, гөсләче, думбрачы да бар. Ышкы тавышы да кушыла. Баян партиясен алып баручы абсолют ишетү сәләтенә ия Данил Зайцев Федор Петров киңәшен тотып музыка училищесына укырга кергән иде. Хәзер, әнә, югары белемле музыка белгече оркестр өчен хәзинә.
- Милли стильдә туйлар уздыру гадәте бетте, яшьләр колагында гел заманча музыка. Халык уен коралларын торгызып, гореф-гадәтләребезне дә “уятабыз”. – ди мәдәният йорты директоры.
Чуаш Киштәге оркестры “гастрольләргә” дә чыккалый. Авылда мәдәни чаралар аның катнашыннан башка үтми. Үткән чәршәмбедә исә шәһәрнең М. Вахитов исемендәге гимназиясендә, Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәптә яшь музыкантлар чыгышын бик җылы кабул иттеләр. Бу юлы оркестрга танылган баянчы Илдар Нуруллин да ярдәм итте. Күрәсең, яшь буын арасында да халык уен коралларын яратучылар бар әле: уйнаучылар да, тыңлаучылар да!
Оценить материал и/или оставить мнение
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
апрель, 2026 ел
Татарстанның кече шәһәрләре һәм авыллары халкы почта бүлекчәләрендә ремонт өчен товарлар белән онлайн-заказлар ала алачак
Россия Почтасы һәм «Леман ПРО» йорт ремонтлау һәм төзекләндерү өчен товарлар ретейлеры хезмәттәшлекне киңәйтә. Хәзер якындагы почта бүлекчәләрендә онлайн-заказларны Россия төбәкләре халкы, шул исәптән аз санлы һәм ерак торак пунктлар да ала алачак.
14
апрель, 2026 ел
2026 елның 15 апреленә Буа МР территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның көндәлек оператив фаразы
Аязучан болытлы һава. Төнлә урыны белән бераз яңгыр ява. Көндез башлыча явым-төшемсез. Җил төньяк-көнчыгыштан, көнчыгыштан 6-11 м/с, урыны белән тизлеге 15-18 м/с ка кадәр җитә.
Татарстан Росреестры сатып алучанлык буенча күчемсез милекне ничек рәсмиләштерергә кирәклеген аңлатты
Татарстан Росреестры экспертлары күчемсез милекне рәсмиләштергәндә гражданнардан килгән сорауларга җавап бирүне дәвам итә.
12
апрель, 2026 ел
2026 елның 13 апреленә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның оператив көндәлек фаразы
Болытлы. Кечкенә, урыны белән уртача яңгыр. Төнлә һәм иртән яшенле яңгыр явуы ихтимал.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз