Юллар, юллар, сикәлтәле юллар

2014 елның 18 марты, сишәмбе
Язны барысы да ярата. Ә менә язгы юллар барысына да ошамый. Бигрәк тә автомобиль йөртүчеләргә. Быел кыш кар аз булгач, көннәр тиз җылыткач юллардагы “рельслар” озак тормады, ә менә чокырлар калды. Редакция автомобилендә урамнарны махсус әйләнеп чыгып, автомобиль узу өчен иң уңайсыз урыннарны барладык.
Космовский урамында
Әлеге урамның Божра юлдан Комсомол урамына кадәр өлеше гаҗәп тигез түгел. Трассадан шәһәргә керүгә тирбәлә башлыйсың.  Калган өлешендә дә чокырлар җитәрлек. “Кара” көзгә кадәр коммуналь хезмәткәрләр асфальт җимереп алып барган су үткәрү, торба сузу эшләре эзләре дә юлда ярылып ята. Бигрәк тә Кызыл Армия урамы һәм Төньяк Коммуна урамнары киселешләрендә. Базлыкларны узар өчен кайвакыт каршы яктан транспортка юл биреп, туктап торырга туры килә. Хәзер базлыкның бер өлеше убылган. Ләкин шофер халкына түзәргә озак калмады. Озакламый Космовский урамында яңа юллар салыначак.
Раил Галимов, район башкарма комитетының юл һәм транспорт бүлеге начальнигы:
- Шәһәрнең Космовский урамында яңа юл салуга  республика бюджетыннан районга 62 миллион сум акча бүлеп бирелде. Юл төзү “Вираж“ ябык акционерлык җәмгыятенә тапшырылачак.   Җирләр “утыргач” алар эшне башлап җибәрергә дә ниятлиләр. Ә Космовский урамының бүген автомобиль йөрү өчен торышы, йомшак итеп әйткәндә, идеаль булмавы яңа юл төзүгә керешкәнче көзен юллар аша яңгыр һәм кар сулары агып китү өчен торбаларлар салып калдыру белән дә бәйле. Бу аннары яңа асфальтны җимереп башкармас өчен махсус эшләнде.
Шәһәрнең Ефремов һәм Вахитов урамнары киселешендәге светофор янында да чокырлар бар. Алар аварияле хәл тудыра да. Бу урында ике чокыр арасында бер генә транспорт үтәрлек юл бар. Светофорның кызы уты кабынганчы каршы полосалардан килүче автомобильләргә юл бүлүе авырлаша. Шуннан барысы да эшкә ашыккан иртәнге сәгатьләрдә “бөкеләр” хасил була.
Әсгать Гыймалетдинов, “Дорстрой” чикләнгән җаваплылыклы җәмгыятенең ПТО начальнигы:
- Әлеге светофор янындагы урында чокырларны бер кат таш белән тигезләдек. Ләкин бу вакытлыча гына хәлдән чыгу. Автомобиль көпчәкләре астында чокыр тагын үз көенә кайтачак. Юллар кипкәч  алар тиешенчә “ямалачак”. Шулай ук шәһәр юллардагы чокырларга асфальт түшәләчәк. Хәзерге вакытта шәһәрнең 15 урамында шундый эшләр башкару алда тора. Кайдан башларга икәнлеген көз көне үк билгеләп куйдык инде.
Автотранспортчыларның җелегенә үткән тагын бер участок – шәһәрнең Совет урамы.    Районара сәүдә базасы алдыннан узучы юлда асфальт бөтенләй калмаган диярлек. Автомобильләр корырак, тигезрәк участок эзләп җәяүле юлыннан да баралар. Без  узган көнне  “девятка“ның көпчәге, аның хуҗасы юл эзли-эзли, зона электр челтәрләре карамагындагы өсте ябусыз кабель канализациясенә төшеп киткән иде. Йөртүче юл пычрак, балчыклы, су арасыннан әлеге люкны күрмәдем дип бара.  Совет урамында кайчан әйбәт юл булачак? Бу сорауны да Раил Галимовка юлладык.
Раил Галимов:
- Быел шәһәрнең Совет урамындагы юлларда “Татнефтепродукт“ оешмасы яныннан алып, “Буа газы”  эксплуатация-җитештерү идарәсенә илтүче участокны да кертеп, тимер юл вокзалына кадәр ремонт эшләре алып барылачак.
Әлеге максатта республика бюджетыннан 17 миллион сумнан артык акча бирелгән. Әлеге хисаптан Күшке авылындагы юлда да беркүпме ремонт ясарга кирәк булачак. Быел шәһәрдә Ефремов һәм Гагарин урамнарындагы юлларда соңгы эшләрне төгәллисе дә булачак.   
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International