“Кайда үлем саталар”

2014 елның 20 марты, пәнҗешәмбе
Россия Федерациясе Наркотиклар әйләнешен контрольләү буенча федераль хезмәтчелекнең Татарстан буенча идарәсе инициативасы белән “Кайда үлем саталар, хәбәр ит!” акциясе бара.
Аның кысаларында һәркем наркотикларның законсыз әйләнешенә, наркоманнарны дәвалауга һәм реабилитацияләүгә, шулай ук медицина өлкәсенә кагылышлы булмаган наркотик матдәләрне кабул итүгә бәйле сораулар белән Татарстан наркоконтроль идарәсенә 8-(843) 274-30-30, 273-43-45, наркоконтроль хезмәтчелегенең Яшел Үзән районара бүлегенә 8-(84371) 5-55-00 номерларын җыеп тәүлек буенча эшләүче “кайнар линия” телефоннарына шалтыратырга мөмкин.
Мондый төр мөрәҗәгатьләр өчен районда да телефоннар эшли: наркотикларга каршы көрәш комиссиясенеке – 3-18-93; шәһәр прокуратурасыныкы – 3-20-62; полициянең кизү тору бүлегенеке – 02, 3-12-88; табиб-наркологныкы – 3-15-72; мәгариф идарәсенеке - 3-54-87; социаль яклау идарәсенеке – 3-55-51. Анонимлык гарантияләнә.
Шулай ук мәгълүматны РФ Наркотиклар әйләнешен контрольләү буенча федераль хезмәтчелекнең Татарстан буенча идарәсенең http://ufskn.tatar.ru.сайтында да калдырырга мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International